Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

9 яшьлек Алинәне көчләп үтергән кешене хөкем итәләр

9 яшьлек Алинәне көчләп үтергән кешене хөкем итәләр

news_top_970_100
9 яшьлек Алинәне көчләп үтергән кешене хөкем итәләр

2018 елның 9 июнендә Братск шәһәрендә Алинә Шакирова исемле 9 яшьлек кыз бала белән фаҗига була. Ул кичке якта әнисе янына кибеткә кереп чыга һәм шуннан соң сабый кыз эзсез югала. Алинәне полиция, волонтерлар, битараф булмаган шәһәр халкы эзли.

Баланы эзләгән вакытта меңнән артык фатирны, әйләнә-тирәдәге коеларны, бакча йортларын тикшереп бетерәләр. Алинәнең фотоларын тараталар.  Тикшерү комитеты күзәтү камераларыннан кадрларны халыкка күрсәтә. Баланы күргән кешеләрне ярдәм итәргә сорыйлар.

21 июнь кичендә хокук саклаучылар 43 яшьлек ир-атны тоткарлый. Братск шәһәрендә яшәүче бу кеше Алинә Шакированы үтерүен таный. Ул баланы вәхшиләрчә үтерүен, мәетен урман полосасына яшерүен сөйли. Бу турыда Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Эшне судка биргәннәр. Коточкыч җинаятьтә шикләнелүче 43 яшьлек ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Аны "Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре белән үтерү" маддәсе буенча хөкем итәләр. Бу турыда Братск шәһәре басмасы хәбәр итте.

Тикшерү эшләре 9 ай чамасы барган. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны сак астында тоту вакытын берничә тапкыр озайтканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100