Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«9 яшемдә тәрәзәдән сикерергә теләдем»: яратусыз узган балачак

Бөтен кешенең дә балачыгы әти-әни назында, яратуында узмый. Баласын яратмаган, хәтта күралмаган әти-әниләр дә җитәрлек. Әлеге тарихларда охшаш яклар күп: андагы геройларны әти-әниләре яратмаган, ярдәм итмәгән.Авыр алачак аркасында аларның кайберләре әти-әниләре белән бик сирәк аралаша яки гел аралашмый.

news_top_970_100

Әти-әни минем тормыш белән кызыксынмады

Айгөл:

Балачагымда ук әти белән әни минем тормышым белән кызыксынмады. Без сөйләшә идек, әмма бик аз гына: алар эштән кайткач телевизор карыйлар иде. Мин алар белән үземнең уйларымны, хис-кичерешләремне бүлешергә күнекмәдем, ә инде яшүсмер булгач үзем моны теләмәдем. Үземә авыр вакытта төрле музыка кушып куя идем дә, үксеп-үксеп, ярсып елый идем. «Мине беркем дә яратмый», «мин ялгыз» дигән гадәти сүзләрне мин әти-әнигә беркайчан да әйтмәдем.

Безнең гаилә Казанда яшәде, ә мәктәпне укып бетергәч минем Санкт-Петербургка барып «актерскийда» укыйсым килде, әмма әти белән әни миңа моны катгый тыйды. «Син экономист булырга һәм үзеңә ипи-тозлык акча эшләргә тиеш» дип кенә әйттеләр. Минем ни теләвем, киләчәктә кем буласы килүем аларга барыбыр иде, хәер алар моның белән, гомумән минем күңел халәтем белән кызыксынып та тормады. Ул вакытта, элек тә, гомумән, беркайчан да алар тарафыннан мондый кызыксыну булмады. Мин аларны аңлыйм да инде, алар совет чорында яшәгән кешеләр, минем университет бетереп ниндидер катыргы алуым күпкә мөһимрәк иде. Әмма аларга һаман да үпкәм бар, «актерскийда» уку минем бик зур хыялым иде.

Шул кәһар суккан экономистка укып чыктым инде, нишлим. Ә миңа шул диплом өчен бик оят, минем аны беркемгә дә күрсәткәнем юк. Шулай да мин экономист булып эшләмәдем: 22 яшьтә Германиягә күченеп киттем һәм 26 яшьтә ниһаять, театр педагогына укый башладым.

Күптән түгел әни белән минем театральныйга укырга керүем турында иркенләп сөйләштек. Мин аңа: «Әни, гафу ит, монда синең гаеп юк. Бу минем карар иде. Мин ярдәм көттем, әмма ул булмады, әмма карарларны мин һәрвакыт үзем кабул итә идем», — дидем.

Улым белән ешрак күрешергә тырышам

Ильвир:

Мин кечкенә чакта әти гел өйдә булмый иде. Аның өчен гаилә бервакытта да беренче урында булмады. Ул өйгә атнага бер-ике тапкырга гына, кунарга гына кайта иде. Ул мине тәрбияләүдә бөтенләй катнашмады. Өйдә гел кычкырыш, тавыш булды, әти белән әни миннән таләп иткән бөтен нәрсә өчен котыра идем.

Хәзер минем үземнең улым бар, без аның әнисе белән аерылыштык. Улым әнисе һәм аның икенче ире янында яши. Мин иң авыр вакытта — улыма өч яшь тулганчы гел аның янында булдым, әмма без соңыннан аерылыштык. Шулай да мин аның белән мөмкин кадәр ешрак күрешергә, аның белән күбрәк вакыт уздырырга, чын күңелдән сөйләшергә, аның нинди уйлар белән яшәвен белергә тырышам.

Әни янына бару — һәрчак газап

Зәмирә:

Минем әти белән әни аерылышты. Һәм мин әни янында әти турында, ә әти янында булганда әни турында сөйләшергә тырышмыйм. Бу хәл турында һәрберсе үз фикерен сөйләр һәм бер-берсен гаепләр дип куркам. Аларның бер-берсе турында ни уйлауларын белмәсәм миңа яхшырак.

Элегрәк мин әни белән үземнең проблемаларым турында сөйләшә идем, егетләр белән мөнәсәбәтләр турында серләремне дә уртаклаштым. Аның җаваплары һәм фикерен һәрвакыт бик традицион һәм конвсерватив була торган иде — ир-ат гаилә терәге булырга, бөтен счетларны түләп барыргы тиеш һәм башка шуның ише нәрсәләр. Һәм күп нәрсәдә аның киңәшләрен тотуыма үкенәм. Әни яныннан күченеп киткәч кенә чын мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеген аңладым.

Әни янына бару минем өчен һәрвакыт газап. Ул һәр нәрсәдән драма ясарга ярата, егетләр турында бер тиенгә яраксыз киңәшләрен бирә, миңа акыл өйрәтә һәм хәтта, озак күрешмәгән дусларым белән күрешкән өчен дә мине гаепли.

Әти белән ике ел сөйләшмәдем

Чулпан:

Минем әти кредит алып шул акчаны казиноларда туздырып бетерә иде. Берсендә ул кредит алганда беркемгә дә әйтмичә генә килешүгә әнинең исемен язган, ә әни белгәч аның белән аерылышырга булды. Әти белән әнигә фатирны минем исемгә яздырырга туры килде, юкса өйне коллекторлар тартып алган булыр иде. Бик зур ызгыш булды.

Әтигә ачуым шулкадәр көчле иде, мин аның белән ике сөйләшмәдем. Хәзер шул айга бер-ике мәртәбә сөйләшеп алам инде, әмма икебез дә казино турында искә төшермибез. Ул комарлы уеннар уйнаудан туктады, ләкин әле дә шул вакыттагы бурычларын түли. Аерылышканнан соң әти дә кабат өйләнмәде, әни дә кияүгә чыкмады. Әти әбием янында яши, ә әни дин юлыннан китте һәм бу аңа чыннан да ярдәм итте.

Тугыз яшемдә тәрәзәдән сикерергә теләдем

Ания:

Мин әти белән әнинең көтелгән, тансык баласы түгел. Алар минем елау, үпкәләү кебек тискәре хисләремне кабул итә алмый иде. Мин моңсуланып йөргәндә, кәефем булмаганда, минем белән сөйләшмиләр яки кычкыралар, ачуланалар гына иде.

Миңа тугыз яшь булганда тәрәзәдән сикерергә теләдем. Әмма мин тәрәзә төбендә басып торганда бүлмәмә кунакка килгән апа килеп керде һәм мине туктатып калды. Хәзер уйлыйм, тугыз яшьтә үз-үзеңне үтерү турында уйлар өчен нинди сәбәпләр булырга мөмкин? Төп сәбәп — үз-үземне күралмау, миңа гел моңсу иде, әмма ни өчен икәнен үзем дә аңламадым. Мине хәтта үз әти-әнием дә яратмагач кем яратсын соң дип еш уйлана идем. Мин үземне бернинди яратуга, мәхәббәткә лаек булмаган артык, әрәм тамак кеше дип хис иттем. Үзең яратмаган әйберләрдән котылган кебек үз-үземнән котылырга теләдем.

Яратуның ни икәнен белмәү бик авыр ул. Читтән ярдәм, хуплау эзли башлыйсың, «әгәр алар миңа ышана икән, мин дә үз-үземә ышана алачакмын» дип уйлыйсың, башкаларга ошый алмам дип һәрвакыт борчыласың.

Миңа психотерапия бик ярдәм итте: хәзер үз-үзем белән мөнәсәбәтләрем искиткеч, үземне нинди бар шундый итеп кабул иттем, яраттым. Тирә-яктагы кешеләрдән ярату, хуплау көтмим инде, чөнки бу хисләр минем хәзер үз күңелемдә бар.

Әкренләп әти белән әни минем тормышка кайта башлады

Сәрия:

Минем әнине яхшы кеше дип атап булмый. Ул гел мине файдаланды һәм мине алдап яшәде. Әллә ниләр майтарып бетерде, мин әле дә аны тулысынча кичерә алмадым. Ул күп эчте һәм һәр кич шешәдәш дуслары янына кәеф-сафа корырга чыгып китә иде. Ә мин борчылып аны көтеп утырам, «Әни, кайчан кайтасың инде?» дип шалтыратып торам. Ә әтигә бу ошамый һәм шуның өчен мине кыйный торган иде. Ә икенче көнгә мәктәпкә бара алмый калам, чөнки өйдә булган хәлләрдән шулкадәр куркып калган була идем.

Бу хәлләр минем тормышыма әле дә тәэсир итеп тора. Әгәр егетем миннән башка гына берәр җиргә китә икән, мин йоклый алмыйм. Мин аңа тулысынча ышанам, әмма моның балачактан калган курку икәнен бик яхшы аңлмый, ләкин моннан берничек тә котылып булмый.

Әти-әни яныннан 19 яшемдә киттем. Мине туктатырга тырышмасыннар дип, аларга башка шәһәргә китәчәгем турында ике атна кала гына әйттем. Мине озатырга, ярдәм итәргә вокзалга иң якын дус кызым барды. Башка шәһәргә күченеп киткәч гаимләм белән 1,5 ел аралашмадым: шалтыратмадым да, хат та язмадым. Әмма соңыннан әкренләп әти белән әни минем тормышка яңадан кайта башлады, әкренләп аралашып киттек.

Шулай да алар беән арабыз җылы, яхшы дип әйтә алмыйм. Арада барыбер ниндидер салкынлык бар. Сөйләшүләребез дә шул хәл белешүгә, яңалыклар сөйләүгә генә кайтып кала. Рәхәтләнеп, бөтен күңелне ачып, шаярышып-көлеп сөйләшкән юк безнең бервакытта да. Бер-беребезгз чит кешеләр кебек кенә.

Әти белән әни үз балалары турында онытып, башкаларга ярдәм итә иде

Фәнис:

Мин әти-әни сүзен тыңлый торган, тәртипле малай булдым, әмма әти-әни абый белән мине гел кыйный иде. Кечкенә чагымнан ук мине куркыныч төшләр газаплый: ниндидер бик зур тропик үсемлек мине эләктереп ала, мин хәтта селкенә дә алмыйм, ә әти белән әни миңа акыра. Бары тик 25 яшьтә генә бу куркыныч төшләр һәр төн керүдән туктады — хәзер мин аларны бик сирәк күрәм.

Әти белән әни үз балалары турында онытып, һәрвакыт башкаларга ярдәм итү турында уйлый иде. Безгә ярдәм итәсе урында хәйриягә акча бирә иделәр, бөтен наз-яратуларын, кайгыртуларын безгә бирәсе урынга башкалар белән бүлештеләр. Аларның үзләрен ни өчен шулай тотканын әле дә аңлый алмыйм һәм моның өчен аларга бик ачулы.

Хәзер әти белән әни янына бик сирәк барам, бары тик бик мөһим сәбәп булса гына күрешәм. Аларның да мине бик күрәсе киләдер бип уйламый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100