РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев очрашуында 2026 елда БДИ һәм ТДИның төп чорларын әзерләү һәм уздыру турында фикер алыштылар.
Хөкүмәт рәисе төбәкләрнең БДИ уздыруга әзерлеге белән кызыксынды. Анзор Музаев сүзләренчә, быел БДИда катнашуга 747 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 663 меңнән артыгы - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Имтиханнар үткәрү өчен 6 меңнән артык имтихан пункты оештырылачак.
Анзор Музаев сүзләренчә, 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен тарихтан 2028 елдан башлап телдән мәҗбүри имтихан кертүгә әзерлек бара. Бу имтиханны тапшыру дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен тагын бер шарт булачак, диелә хәбәрдә.