news_header_bot
Язманы тыңлагыз

9 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
9 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

9 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә көнчыгыш районнарда урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +14..+19˚ градус.

Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Үсемлекләрне сугарырга һәм фосфорлы-калийлы ашламалар белән ашларга була. Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга ярый. Яшелчәләр тозлау, консервацияләү, киптерү һәм туңдыру өчен ай календаре буенча уңай вакыт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар