9 октябрь мәзәкләре: «Мин хезмәт хакын конвертта бирүгә каршы, капчыклата бирсеннәр»
Айфонга дип акча җыясың җыясың да, бер мизгелдә түзеп кала алмыйча, өчпочмак алып ашыйсың да, бөтен җыйган акчаң бетә дә китә.
Ерак юлга йөрүче шофер янына эт килә:
Коллега, сәлам!
Мин сиңа нигә коллега булыйм? Син эт, ә мин кеше.
Ничек инде, син дә будкада яшисең, мискидән ашыйсың, тәгәрмәчкә йомышыңны йомышлыйсың. Коллега булмыйча, кем соң син?
***
Вәли 1 гыйнварда 4 размерлы күкрәк һәм кабартылган иреннәр белән уянды. Аннары гына апасының Кыш Бабайга язган хатын күчерү идеясе начар булуын аңлады.
***
Хатын — иренә:
Син мине яратмыйсың. Син элек минем кулларымнан тотып, каршымда сәгатьләр буе утыра идең.
Ир аклана:
Пианиноны сатканнан соң алай утыруның кирәге калмады бит инде.
***
Хатыны — иренә:
Без былтыр нинди отельдә ял иттек әле?
Хәзер ваннага кереп сөлгедән карыйм.
****
Биология дәресе. Укытучы:
Белалар, белеп торыгыз, чәчәктә үсемлекләрнең үрчү органнары.
Вәли, җирәнеп:
Ә мин аларны иснәдем…
***
Куян агач төбендә утыра, нәрсәдер яза. Төлке килеп чыга.
Нәрсә язасың?
Куяннарның төлкеләрнең ничек ашавы турында диссертация язам.
Син диванамы әллә? Кайчан шулай булганы бар?
Әйдә, күрсәтәм…
Бераз вакыттан куян тагын нәрсәдер яза. Бүре килеп чыга.
Нәрсә язасың?
Диссертация.
Нәрсә турында?
Куяннарның бүреләрне ашавы турында.
Кайда шундый хәл булганы бар?
Әйдә күрсәтәм!
Тагын бераздан: куян тагын язып утыра. Аю килеп чыга.
Нәрсә язасың?
Диссертация.
Нәрсә турында?
Куяннарның аюларны ашаулары турында.
Кайда андый хәл булганы бар, ахмак?
Әйдә күрсәтәм…
Нәтиҗәдә: мәгарә эчендә төлке, бүре, аю тиреләре аунап ята, бер читтә тук арыслан иреннәрен ялап тора.
Мораль шул: диссертациянең темасы мөһим түгел, фәнни җитәкчең кем булуы мөһим!
***
Минем вегетерианнар турында бер начар сүз дә әйтәсе килми, әмма карт исерекләр бар, ә карт вегетарианецлар күргәнегез бармы?
***
Ни өчен чиратта минем артта торучы кеше миңа сыланып басып торса, чират тизрәк узачак дип уйлый икән?
***
Әби оныкларына сөйли:
Мин яшь чагында бик надан, ямьсез кыз идем.
Кияве сүзгә кушыла:
Әби, син бик шәп саклангансың.
***
Студент имтихан тапшырырга килә. Укытучы, кулларын уып:
Тәк, тәк, тәк. Безгә бүген ни әзерләдегез икән?
Студент акча тартып чыгара:
Бик матур купюра!
***
«Ул үзен тумыштан табиб дип саный иде, чөнки укып та тибаб дипломы ала алмады».
***
Утырасың, утырасың интернетта… Әле бер группага чакыралар, әле бер уенга… Ник берсе шашлыкка чакырсын!
***
Тормышта булган кызыклы хәлләр
***
Бер уку йортында музыканы шаян профессор укыткан. Аның яраткан мәзәге була: студентларга сөйли башлый, алар дәвам итәргә тиеш.
Бахның 30 баласы була. Ул гомеренең иң зур өлешен… ничек үткәргән?
Шаян студентларның җавабы бер була:
Түшәктә!
Ә инде яхшы укыганнары дөрес җавап бирергә тырыша:
Германиядә!
Ә тормыш күргәннәре 30 бала белән тормышның ни икәнен беләләр:
Бурыч түләп!
Профессор шул рәвешчә студентларның кайсысы инде тормышның ачысын-төчесен күргәнен ачыклаган, имеш.
***
Ашыгыч ярдәм табибы сөйләгәннәрдән.
Шәһәр читендәге коттедж бистәсеннән чакыру килә: бер хатын бала таба. Тиз генә чыгып китәләр. Килеп җитәләр әйтелгән адрес буенча, бер хатын һәм бер ир кычкырган тавыш урамга кадәр ишетелә. «Бу инде безнең авыру», — диешә табиблар.
Керәләр өйгә — бер хатын бала табарга черәшә, бала инде чыга башлаган, бүлмә канга буялып беткән, агарынган ир бүлмәдә йөренә: «Ах, нәрсә булып бетә инде, нәрсә булып бетә инде…» Иргә игътибар бирүче юк, баланы таптыра башлыйлар. Ә ир кабатлый да кабатлый: «Нәрсә булып бетә инде, нәрсә булып бетә инде…» Доктор бераз хәл алгач, аңа дәшә: «Бар да әйбәт, бала сәламәт, хәзер таптырып бетерәбез!» Ир исә: «Ай нәрсә була инде хәзер, нәрсә була инде…» Бераздан, докторны бу ярсыта башлый, ул инде каты итеп дәшә: «Тынычланыгыз, бар да әйбәт, бар да тәртип!» Ир исә: «Ай, хатын кайткач нәрсә була инде, нәрсә булып бетә инде…»