9 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән, акрын тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +24..+29˚ градус.
9 май.
Үсүче ай. Ай кысла йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Яшелчәләрнең яфракларын өзәргә ярамый. Яшелчәләрне, җимеш агачларын һәм куакларын сугару, минераль ашламалар белән ашлау өчен уңышлы вакыт. Соң өлгерә торган кәбестә сортларын ачык туфракка күчереп утыртырга була.
Чәчәк түтәле
Декоратив агач һәм куакларның ботакларын кисәргә, бүлмә гөлләренең яфракларын өзәргә ярамый. Сугару һәм минераль ашламалар белән ашлау өчен уңышлы чор. Ачык туфракка чәчәк орлыкларын чәчү. Чәчәк рассадаларын ачык туфракка күчереп утыртырга була. Декоратив куаклар утырту, күчереп утырту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш бакчасы
Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Җимеш бирүче агач һәм куакларны сугару, минераль ашламалар белән ашлау өчен уңышлы вакыт. Җиләк куаклары утыртырга була. Виноград үсентеләрен утырту өчен уңышлы чор.