9 мартта Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Буран, бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә. Урыны белән 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көнчыгыш районнарда -11˚, көндез -1..+4˚ градус. Юлларда бозлавык.
9 март.
Үсүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Помидор, борыч һәм баклажан рассадалар зур савытларга аерып утырту. Вегитация вакыты кыска булган (кресс-салат) үсемлекләрне утыртырга була.
Чәчәк түтәле
Вегитация вакыты кыска булган чәчәкләрне утыртырга була. Чәчәк рассадаларын аерып утырту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җимеш бирүче агач һәм куакларны ялгарга була.