news_header_bot
Язманы тыңлагыз

9 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
9 майга һава торышы һәм ай календаре

9 майда Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+2˚, туфракта 0..-5˚ градуска кадәр кырау төшәчәк, көнчыгыш районнарда -8˚ градуска кадәр кырау.  Көндез һава температурасы +11..+16˚ градус.

Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында. 

Алма, груша, чия, слива үсентеләре утырту өчен уңышлы вакыт. Шытымнарны сирәкләү, туфракны ашлау өчен дә уңай көн. Помидор, борыч, баклажан рассадаларын теплицага яки каплаулы парникка күчереп утыртырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар