Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

9 Майда нинди чаралар узачак: исемлек

news_top_970_100
9 Майда нинди чаралар узачак: исемлек
"Татар-информ" архивы

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына 1 атна гына калып бара. Казанда да әлеге истәлекле көнгә әзерләнәләр: кичә Меңьеллык мәйданында сәхнә һәм трибуналар урнаштыра башладылар, дип яза «Казанские ведомости» сайты. Быел бу мәйдан Җиңү Көнен уздыруның төп мәйданы була. Шәһәрдәге башка парк-скверларда да бәйрәм чаралары узачак. Шулай ук тантаналы чаралар һәм бәйрәм концертлары да әзерләнә. Бәйрәм көне салют белән тәмамланачак.

Чәчәкләр салу тантанасы

Казанда 9 Майны бәйрәм итү традиция буенча Архангел һәм Арча зиратларында чәчәк салу белән башланачак.

Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Совет солдаты, Аналар һәм толлар һәйкәлләренә чәчәкләр салу оештырыла.

Меңьеллык мәйданы

10:00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре йөреше була һәм тарихи хәрби техника, шулай ук ретро автомобильләр узачак. Парадта хәрби училище, кадет класслары, юниорлар һәм суворовчылар катнашачак.

Репетицияләр аркасында монда 3 һәм 7 майда хәрәкәт чикләнә, ә 8-10 май көннәрендә хәрәкәт тулысынча ябыла.

Җиңү паркы

9 майда 12:00 сәгатьтә юнармейцлар парады, ә аннан «Фанфары Победы» – балалар тынлы оркестры фестивале була.

15:00 сәгатьтән шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы башлана.

18:00 сәгатьтә 1930-1940 еллардагы бию көйләре яңгыраячак.

Бауман урамы

9 майда 14:00 сәгатьтә интерактив программа башлана. 

Фотозона урнаштырыла, бер бина балконында концерт булачак.

Меңьеллык мәйданы

18:00 сәгатьтә монда «Поющая Казань» концерты була.

Салют

Бәйрәм салюты 22:00 сәгатьтә башлана.

Салют карау өчен шәһәрдә иң яхшы өч урын – «Казан» Гаилә үзәге территориясе, Кремль яр буе, Кремль һәм Киров дамбалары арасындагы мәйдан.

Үлемсез полк ничек узачак?

Быел Казанда «Үлемсез полк» акциясе яңа форматта уза – җәяүлеләр йөреше булмый, тик теләгән һәркем туганының фотосын киеменә, значокка, автомобиленә һәм сайтка урнаштырып, бу акциядә катнаша ала, дип хәбәр итә Урбан Медиа сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100