news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

9 майда Казанда «Үлемсез полк» йөреше һәм бәйрәм салюты була

news_top
9 майда Казанда «Үлемсез полк» йөреше һәм бәйрәм салюты була
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Казанда Җиңү көненә масштаблы бәйрәм программасы әзерләнгән: шәһәрдә бәйрәм тантаналары, Казан гарнизоны гаскәрләре парады, «Үлемсез полк» йөреше, концертлар, патриотик акцияләр һәм Казансу елгасы акваториясендә бәйрәм салюты булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Авзалов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Тантаналы чаралар Архангел һәм Арча зиратларында чәчәкләр салудан башланып китә. Җиңү Паркында Мәңгелек ут, тыл хезмәтчәннәре, аналар һәм тол хатыннар, совет солдаты һәйкәлләре, шулай ук махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә куелачак мемориал урынында тантаналар узачак.

Бәйрәмнең төп мәйданчыгы Меңьеллык мәйданы булачак. 10:00 сәгатьтә монда Казан гарнизоны гаскәрләре парады уза. Бәйрәм маршрутында хәрбиләр, хәрби училище курсантлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм хәрби югары уку йортлары студентлары катнашачак. Колонналар узганнан соң мәйданда Казан һәм Татарстан халкының Җиңүгә керткән өлешенә багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәтелә.

Көндез бәйрәм чаралары Җиңү Паркында дәвам итә. Монда юнармеейцлар һәм кадетлар белән берлектә югары сыйныф укучылары катнашында традицион парад, «Җиңү фанфаралары» балалар фестивале гала-концерты уза, шулай ук иҗади мастер-класслар эшләячәк.

Иң төп вакыйгаларның берсе – «Үлемсез полк» йөреше 15:00 сәгатьтә башлана.

Казан Кирмәнендә дә бәйрәм программасы булачак. Монда Кол Шәриф мәчете янында «Җиңү вальсы» акциясе була, кыр кухнясы эшләячәк һәм «Геройлар стенасы» мемориаль стенды урнашачак. Кич Гавами урыннар (Присутственные места) ишегалдында «Җиңү белән өйгә» дип аталган вокал-хореография спектакле күрсәтеләчәк.

Бауман урамында сугыш еллары атмосферасына һәм шәһәр предприятиеләренең Җиңүгә керткән өлешенә багышланган «Бу көнне без булдыра алганча якынайттык» тематик программасы уза.

Меңьеллык мәйданында кичке бәйрәм программасы 19:00 сәгатьтә башлана. Анда «Җырлый торган Казан» проекты кысаларында сәнгать осталары, яшьләр коллективлары һәм Казанның җыелма хоры катнаша. Бәйрәм 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясендә салют белән тәмамлана.

Моннан тыш, Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Казанда патриотик акцияләр, батырлык дәресләре, хәтер вахталары һәм мәктәпләрдә, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте оешмаларында бәйрәм чаралары узачак. Әйтик, 7 һәм 8 майда – «Җиңү трамвае» акциясе, ә 16 майда Чебакса торак массивында «Җиңүдән соң сугыш» хәрби-тарихи реконструкциясе оештырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар