news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«9 һәм 3 сәгать» позициясе: Машина рулен дөрес тоту өчен киңәшләр

news_top

Автомобиль рулен дөрес тоту өчен автоинструктор Радик Толгатовичтан киңәшләр РЕН ТВ каналында чыкты.

Теоретик өлеш:

  • Рульне тотуны аңлау өчен, аны сәгать циферблаты итеп күз алдына китерегез.
  • Кулны дөрес урыны – «9 һәм 3 сәгать» позициясе (рульнең уң һәм сул өске яклары).
  • Куллар рульнең өске өлешендә булырга тиеш.

Дөрес техника:

  • Куллар беркайчан да «9 һәм 3» сызыгыннан түбән төшәргә тиеш түгел.
  • Сулга борылганда: сул кулны төшерәсең, уң кулны «9»га кадәр күчерәсең, сул кул белән яңадан эләктереп аласың – перехват ясыйсың.
  • Уңга борылганда — шул ук тәртиптә, тик кире якка.

Рульне ничек тотарга ярамый:

  • Күпләр рульне астан урап тота, бу – куркыныч!
  • Авария яисә кинәт борылыш вакытында бу тоту ысулы кул бармакларына зыян китерергә мөмкин.
  • Уңайсыз хәлдә рульне тотканда, рефлекс буенча кулны читкә аласың – бу контроль югалтуга китерә. Амплитуда кими – машина белән экстрим маневр ясау авырлаша.

«Ни өчен шулай тотарга ярамый? Менә сез юлдан барасыз, кинәт кенә каршыга бала йөгереп чыга. Сез кисәк кенә уңга яки сулга китәргә тиеш. Шушы торыштан эшләп карагыз әле: кисәк уңга яки сулга бордыгыз – кулларыгыз бөкләнә. Ягъни гамәлләр өчен иң кечкенә амплитуда», – ди автоинструктор.

Нәтиҗә:

  • «9 һәм 3» позициясе – иң имин һәм иң нәтиҗәле ысул.
  • Рульнең өске өлешеннән тотумаксималь хәрәкәт иреге бирә, бигрәк тә кинәт борылышларда.

Киңәш:

  • Юлда теләсә кайсы мизгелдә тиз реакция кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә кулларыгыз һәрчак әзер торырга тиеш.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар