
9 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр явачак, яшен була. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +21..+26˚ градус.
Тулган ай.
Сугару һәм үсемлек тамырларына ашлама сибү өчен уңышсыз көннәр. Туфракны йомшартырга, түтәлләр әзерләргә була.