9 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төрле юнәлештән исәчәк, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез +9..+14˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал.
9 апрель.
Үсүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Бүлмә гөлләрен һәм рассадаларны сугару өчен уңышсыз вакыт. Шытымнарны сирәкләргә, туфракны йомшартырга була.
Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен һәм чәчәк рассадаларын сугару өчен уңышсыз чор. Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Һава шартлары туры килгәндә күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләү һәм күчереп утырту, адлрга ашламалар кертү өчен уңай чор. Декоратив культураларны ялгау.
Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләрне сугару өчен уңышсыз чор. Җимеш бирүче агач һәм куакларны ялгарга була.