Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

9 айлык һәм 4 яшьлек сабыйлар -30 градус салкында киемсез генә әниләрен эзли киткән

news_top_970_100
9 айлык һәм 4 яшьлек сабыйлар -30 градус салкында киемсез генә әниләрен эзли киткән
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Бурятиядә -30 градус салкын булган көнне ике сабый, өс киемнәре кимәгән килеш, әниләрен эзләргә урамга чыгып киткән. Аларны юлда машина йөртүче коткарган. 9 айлык сабыйның аяк-куллары өшегән, аны хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Карда нарасый ята, өстендә – майка һәм подгузник! Янында бераз зуррак малай – 4 яшьлек абыйсы басып тора, ул да өс киемсез. Ике бала да елый, бик туңганнар. Урамда -30 градус салкын. Менә шундый коточкыч хәл Бурятиядәге бер авылда була.

Балалар урамда үзләре генә нишләп йөри, дисәң – алар әниләрен эзләргә чыгып киткән. Әни кеше исә, сабыйларын калдырып, танышына кунакка барган. Сабыйлар әниләрен озак көткәнме, урамда озак йөргәннәрме – анысы хәбәр ителми. Ләкин 9 айлык малайның куллары һәм аяклары өшегән.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, абыйсы энесен кулларына күтәреп барган, аннары арыган да сабыйны карга төшереп җибәргән.

Бәхеткә, балаларны узып баручы машинадагы ир-ат күреп ала. Ул сабыйларны үзенең туганына алып кайта. Анда балаларга «ашыгыч ярдәм» чакыралар.

«КП» хәбәрчесе әлеге гаилә турында белешкән.

«Гаилә тулы, әтиләре пилорамада эшли, 21 яшьлек әниләре өйдә балалар карый. Әниләре икенче баласын тапкач, баласын бакчага йөртми. Ләкин мин аны соңгы тапкыр күргәндә, бала тәрбияләнгән, яхшы киенгән иде. Ул кичтә әтиләре эштә була. Әниләре дус кызында салып утырган, дип сөйлиләр. Авыл зур түгел, берни яшереп булмый», – дип сөйләгән 4 яшьлек малай йөргән балалар бакчасында тәрбияче хатын.

Әни кешегә карата «балигъ булмаган балаларын тәрбияләү вазифаларын башкармау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Якын арада аңа карата чикләү чарасы билгеләнә. Тик аны гаиләдән аермыйлар, чөнки бу маддә уртача авырлыкта санала, дигән тикшерүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100