9 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +11..+16˚ градус.
10 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +11..+16˚.
Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Яшелчә тозлау өчен уңышлы көн түгел.