Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

9-10 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
9-10 июньгә һава торышы һәм ай календаре

9 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +22..+27˚ градус.

10 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Сугару, сыек ашламалар сибү һәм яшелчәләргә кагылышлы башка эшләр башкару өчен уңышсыз көн. Үсемлекләргә корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерү файдалы булачак. Корыга чыдам чәчәкләр, үрмә чәчәкләр һәм декоратив культуралар утырту өчен уңай көн. Бу вакытта җыелган дару үләннәре, бигрәк тә йөрәк авыруларын дәвалый торган үләннәр, аеруча файдалы була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100