news_header_bot
Язманы тыңлагыз

9-10 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
9-10 июльгә һава торышы һәм ай календаре

9 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяктан уртача тизлектә, яшен вакытында көчле җил. Төнлә һава температурасы +17..+22˚, көндез +31..+36˚ градус.

10 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр. Көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында көчле җил. Төнлә һава температурасы +18..+23˚, көндез +28..+33˚, көнчыгыш районнарда +36˚ градус.

Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Кыяр, ташкабак, помидорларның карт яфракларын, борычның зәгыйфь, уңыш бирми торган ботакларын кисәргә кирәк. Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә ашламалар сибәргә була. Кәбестәгә күбәләк кортына каршы, кыярларга пәрәвез талпанына каршы, агач-куакларга тләгә каршы дарулар сиптерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар