Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8нче баласын 8 минутта тапкан: Татарстанда бер хатын-кыз машина йөртүчесен борчуга салган

news_top_970_100
8нче баласын 8 минутта тапкан: Татарстанда бер хатын-кыз машина йөртүчесен борчуга салган
freepik.com

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче хатын-кыз 8нче баласын «ашыгыч ярдәм» машинасында тапкан. Бу хакта Түбән Кама районының күппрофильле хастаханәсенә сылтама белән «Челнинские известия» сайты яза.

15:00 сәгатьтә «ашыгыч ярдәм»гә ашыгыч чакыру килә. Урынга шундук табиблар бригадасы чыгып китә. 42 яшьлек әни кеше фельдшерларны үзләренең подъезд төбендә, эскәмиядә көтеп утырган.

«Хатын-кыз ашыкты, процессның тиз баруын аңлады. Без аны машинага алдык, карадык, носилкага яткырдык, тулгакларын санадык һәм Түбән Камага роддомга алып киттек. Әмма тимер юлны узгач та, Түбән Афанасово авылын тирәсендә машинаны ашыгыч рәвештә туктатырга туры килде. Бала трассада туды», – дип сөйләгән фельдшер Елена Старостина.

Барысы да бик тиз булган, бала 8 минут эчендә туган.

«Сау-сәламәт малай туды, авырлыгы 2 килограммнан әз генә артыграк, шундук кычкырып җибәрде. «Апгар шкаласы» буенча аңа 9 балл куйдык. Әнисенең дә кәефе әйбәт иде, безгә рәхмәт әйтте. Баланы күргәч, сокланып: «Менә Мишенька да туды!» – диде. Шундук иренә шалтыратты, улының аңа охшаганын әйтте», – дип искә ала фельдшер.

Елена Старостина – 14 еллык стажлы фельдшер. Аның хезмәттәше Алевтина Каширина медицина өлкәсендә 31 ел эшли. Күпьеллык практикаларында аларга өйдә дә, «ашыгыч ярдәм» машинасында да бала таптырырга туры килгән. Алар «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе Василий Останинга аеруча рәхмәтле. Бу – шоферның тәҗрибәсендә беренче очрак, шуңа күрә ул барысына караганда да ныграк кайгырган.

Фото: © "Челнинские известия" сайты

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100