Туймазыда бер әби «бабуллинг» оештырган, дип язалар. 88 яшьлек пенсионер хатын кәшәкә белән 8 машинадан үчен алган.
Әбекәйгә тәрәзәдән машина хуҗалары: «Туктагыз, ватмагыз!» – дип кычкыралар. Тик ачулы ханым үз эшен итә.
Бу эшне полиция хезмәткәрләре тикшерә башлаган. Пенсионер әби салган зыян суммасын ачыклыйлар.