news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

872 миллион: «Интертат» – иң популяр татарча медиа булды

news_top
872 миллион: «Интертат» – иң популяр татарча медиа булды
Фото: Ильяс Хаҗиев

20 елдан артык тарихы булган «Интертат» беренче татар электрон газетасы яңа үсеш чорына күчә.

2018 елда «Интертат» «дөньяда иң популяр татар сайты» исемен яулады һәм бүгенге көнгә кадәр раслап килде. Ә хәзер аны чын мәгънәсендә дөньядагы «иң популяр татарча медиа» дип атап була.

Бүгенге көндә «Интертат» сайтын укучылар, социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язылучылар, фото-видеоларны караулар – гомумән «Интертат» редакциясе әзерләгән барлык контентны һәм башка белешмәләрне барлаганнан соң, «Интертат»ның иң популяр татарча медиа икәне күренә.

Моны «Интертат» сайты баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Гөлүзә Ибраһимова саннар белән дәлилләп күрсәтте.

«Соңгы 5 елда «Интертат»ның гомуми караулар саны – 872 миллион. Моңа сайтны һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләрне караулар саны керә.

«Liveinternet.ru» аналитика системасы мәгълүматлары буенча, 2020 елдан «Интертат» сайтын караулар саны 205 миллион тәшкил итә. Бүгенге көнгә белешмә буенча, «Интертат» сайтында соңгы 1 елда 1,37 миллион уникаль укучы булган.

Социаль челтәрләр аша җәлеп итү буенча күрсәткече көннән-көн үсә.

Соңгы 5 елда караулар саны:

  • «ВКонтакте»да – 504 млн.
  • «YouTube» каналында – 852 мең.
  • Башка социаль челтәрләрдә – 162 миллион.

Шулай итеп гомуми сан – 666,8 миллион.

«Интертат»ның социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язылучыларның гомуми саны 452 меңнән артык. Монда «ВКонтакте», «YouTube», «ТикТок», «Одноклассники», «Телеграм» һәм башка платформалардагы язылучылар исәпкә алынды. Язылучылар саны буенча икенче урында «Шәһри Казан» газетасы тора», – ди Гөлүзә Ибраһимова.

  • Искәртеп узабыз, 2023 елда «Интертат» сайты «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына керде.

«Нәтиҗә ясап шуны игълан итәбез: «Интертат» – иң популяр татарча медиа!

Саннар һәм күрсәткечләр шуны дәлилли: хәзерге вакытта «Интертат» – тулы форматлы мультимедиа платформа. Ягъни без төрле форматларда эшлибез: текст, видео, фото, туры эфир һ.б. Безнең редакция беренче булып ясалма интеллектны куллана башлады.

«Интертат»ның социаль челтәрләрендәге видеолар миллионнарча карау җыя, резонанс тудырган кадрлар социаль челтәрләрдә киң тарала. Шул ук вакытта «Интертат» фикер җиткерү, проблемалы темаларны күтәрү мәйданы булып тора. Биредә хәбәрләр текст формасында да, фото һәм видео форматында да эшләнә. Укучының игътибарын яулап алуда яңа алымнар кулланыла. Без, оператив һәм аңлаешлы итеп, тиз мәгълүмат җиткерергә тырышабыз.

Темалар тормышка якын, актуаль һәм укучыны битараф калдырмый. Редакциядә 10 яшь белгеч эшли, алар заман таләпләрен яхшы аңлый.

Шулай итеп «Интертат» – иң популяр татарча медиа» дип атауга нигез барлыкка килде. Бу – безнең миссиябезне дә, үсеш юнәлешебезне дә чагылдыра.

Әлбәттә, әле эшлисе эшләр күп, яулыйсы үрләр зур. Без татар халкына хезмәт итүче иң яхшы, иң популяр һәм иң ышанычлы киңлек булу өчен тырышабыз», – ди «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Гөлүзә Ибраһимова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар