Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

85 яшьлек Рабит Батулла социаль челтәрләрдә теркәлгән

news_top_970_100
85 яшьлек Рабит Батулла социаль челтәрләрдә теркәлгән
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык язучы Рабит Батулла социаль челтәрләрдә теркәлгән. 

«Кем әйтте әле 85 яшьтә Инстаграм (Россиядә тыелган) ачып җибәрмәскә дип?» – язып, шаян рухта башлап җибәргән ул сәхифәсен. 

Язучы полиция машинасында утырган бер фотосын куеп, язылучылары арасында иң кызыклы рәсем асты исеменә бәйге игълан иткән. «Иң күп лайк җыйган комментарий иясенә китабымны бүләк итәм. Айфон түгел»,– дип яза ул. 

Язылучылары, әлегә артык күп булмасалар да, активлык күрсәткәннәр. «Милләт сагында», «Картайгач, Нурминский да шундый булачак», «Мобилизациягә язчылар кирәк, ди. Мин дә барам», «Рабит Батулла язылучыларын полиция белән бергә эзләргә чыккан», «Полиция аксакалы», «Бүрегем өйдә калган, танымадылар», «Бабай в законе», – дигән комментарийлар бар. Берсе шигырь юллары сырлаган. 

«Әнә килә автомобиль –

Батулланы утырткан.

Полиция шуны эзли:

Кайсы анда Батулланы

«И...м» дип котырткан?

Әнә килә автомобиль –

Батулла абый утырган.

Ул да монда кереп чумгач,

Кем китап язар, туган?»

 

Фото: © Рабит Батулланың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100