news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

85 яшьлек Николай Дроздовның сигез кабыргасы сынган

news_top
85 яшьлек Николай Дроздовның сигез кабыргасы сынган
"Татар-информ" архивы

Телевидение алып баручысы, 85 яшьлек Николай Дроздовның берничә кабыргасы сынган. Бу турыда НТВ каналы галимнең күршесе – рәссам Константин Мирошникка сылтама белән хәбәр итте.

«Барысына да бозлы яңгыр гаепли. Машинадан чыккач, ул таеп киткән һәм егылган. Ул Мәскәү дәүләт университеты кафедрасыннан кайтып килә иде, анда укыта. Егылган, бәрелгән, 8 кабыргасы сынуы ачыкланган», – ди Мирошник.

Аның сүзләренчә, Дроздов өйдә калмакчы булган, тик хатыны Татьяна ашыгыч рәвештә хастаханәгә салырга дип карар кыла. «Ашыгыч ярдәм»не 2 тәүлек узгач кына чакыралар. МРТ ясагач, 8 кабыргасы сынуы ачыклана, аннары Дроздовны реанимациягә салалар, диелә хәбәрдә.

«Ул әле 2 төн өйдә булды. Бер төнендә бөтенләй йокламаган, иртән «ашыгыч ярдәм» чакырып, алып киттеләр. МРТга салдылар, анда – 8 кабырга, бәрелгәннәр, сынганнар», – ди Мирошник.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар