
Бразилиядә озын гомерле ир белән хатын иң дәвамлы никах буенча дөнья рекорды куйган. Пар инде 84 ел һәм 77 көн бергә, ә ныклы никах сере дип, алар мәхәббәтне атый, дип яза «Комсомольская правда».
Хәзер Маноэльгә – 105, ә Мариягә – 101 яшь. Бергә яшәү дәверендә алар 13 бала тәрбияләп үстергән. Парның хәзер 55 оныгы, 54 оныкчыгы бар. Инде оныкчыкларында да 12 бала бар. Менә шундый байлык.
Маноэль һәм Марияның никахы Гиннесс рекордлар китабына эләккән, чөнки хәзер яшәүче парлар арасында аларның никахы – иң дәвамлысы.