news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

82 яшьлек йөгерешче Мөдәрис абый: «Бүрәнә кебек ятып булмый, хәрәкәт кирәк»

news_top
82 яшьлек йөгерешче Мөдәрис абый: «Бүрәнә кебек ятып булмый, хәрәкәт кирәк»

Җырчы Рәзил Камалов үзенең телеграм каналында 82 яшьлек йөгерешче Мөдәрис абыйны күрсәткән. 

«Дуслар, менә бу бабайны күбегез беләсез инде. Аның турында бик күп пабликларда сөйлиләр. Казан марафонында 10 чакрым йөгергән кеше. Мөдәрис абый марафоннарны бер дә калдырмый. 20 чакрымлы зур марафоннарны да үткән кеше. Шуңа күрә аннан үрнәк алыгыз, йөгерегез», – дип сөйләгән ул. 

Рәзил Камаловның сүзләренә Мөдәрис абый үзе дә кушылган. 

«Исәнлек-саулык кирәк. Йөгерүнең файдасы бар инде. Бүрәнә кебек, миңа сәламәтлек бир дип сорап ятып кына булмый ул. Хәрәкәт кирәк, тырышырга кирәк. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Теләсә кайсы спорт тәнгә файда бирә», – дигән спортчы. 

Рәзил Камалов Мөдәрис абыйның бик позитив фикерле, тормышны яратучы кеше икәнлеген әйтә. Әле Мөдәрис абый җырчы эшли торган фольклор коллективына җырларга да йөри икән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар