Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

82 яшьлек әбекәй гомерлек үкенече турында: «Шунда барып, «кеше» була идем»

news_top_970_100
82 яшьлек әбекәй гомерлек үкенече турында: «Шунда барып, «кеше» була идем»
Фото: Резеда Миңнеголыва

Кызыклы видеолары белән танылган Резеда Миңнеголова 82 яшьлек әбисенең бу тормышта нәрсәгә үкенүе турында сорашкан.

«Бу тормышта жәлләгән (үкенгән) әйберең бармы? Менә шуны эшләмәдем, менә шулай иттермәдем, дип? Менә шуны өлгермәдем, дип?» – дип сорау бирә Резеда.

Гомерем буе үкендем… укымаганга. Эх, шунда ялгыштым, минәйтәм, Чаллыга чыгып китмичә. Самый Чаллының яшьләр агылган чагы. Шунда барып, «кеше» була идем. Тагын үкенгән әйбер: бала тартып, чөгендер басуына барганым тагы, – дип җавап бирә 82 яшьтәге әби.

Бу видеода өчен күпләр блогерга рәхмәтен белдергән. Алар сүзләренчә, бу видеоны карагач, алар үзләренең яраткан әбиләрен искә төшергән.

«Бу тормышта үкенечләр кала шул, минем уйлавымча, бик тиз үтеп китә торган гомердә һәр мизгелдә яшәргә кирәк»;

«Әбекәйгә озын гомер, тазалык, сәламәтлек телим»;

«Әби, үкенече турында җавап биреп, молодец. Бу – тормыш. Һәр һәркемнең үкенечләре бар», – дип язучылар бар видео астына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100