Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

82 ел бергә яшәгән ир белән хатын бәхетле гаилә төзү серләрен сөйләгән

news_top_970_100
82 ел бергә яшәгән ир белән хатын бәхетле гаилә төзү серләрен сөйләгән

АКШта һәр никахның яртысы аерылышу белән тәмамлана, парларның күпчелеге 8 ел бергә яши алмый. Уртача гомер озынлыгы – 77 ел. Шуңа да 82 ел бергә гомер кичергән 100 яшьлек Бетти әби һәм 8 февральдә 101 яшен тутырачак Элтон бабай Деннерлар гаиләсен бар яктан да үрнәк дип әйтеп була, дип яза people.com.

Алар 1942 елның 18 октябрендә өйләнешкән. Былтыр алар никахларының 82 еллыгын билгеләп үткән. Билгеле, журналистлар алардан бергә яшәү серен сораштырган. Әтисе белән әнисе җавап бирергә ярдәм итешкән кызлары Кристи: «Аларның киңәшләре бик гади – сабырлык, бәхәстә җиңәргә омтылмау, бөтен эшне икәү бергә һәм Алла кушканча эшләү. Алар Гайсәгә ышану никахларының көчен арттыра», – дип җавап биргән.

Бетти да, Элтон да Калифорниянең Санта-Ане шәһәреннән. Алар мәктәптә укыганнан бирле бергә икән. Әмма кыз, гадәттәгечә, елгыррак булып чыккан – ул егетне биергә чакыра. Аннары Элтон Беттины озатып куя. Яшь чактагы очрашулардан иң истә калганы дип сорагач, Элтон үзенең беренче очрашуда бик нык каушавын, газировка сатып алуын һәм, каушавы аркасында, машина ишеген каты итеп ябып, салон эченә түгүен әйткән.

Ул вакытта сугыш бара, Элтон фронтка китәргә тиеш була һәм, шуңа күрә, очучылар әзерләү курсы башлануга 1 ел кала алар өйләнешәләр. Ул исән-сау әйләнеп кайта, алар Калифорниядә яши башлыйлар. Аларның 3 балалары туа, хәзер 16 оныклары, 17 оныкларының балалары, 2 оныкларының оныклары бар.

«Шундый карт әбием һәм карт бабаем булу сәбәпле, мин тормыш проблемаларыма шулкадәр җитди карамаска, елмаерга, җырлап-биергә вакыт табарга, гаиләнең иң кыйммәтле бүләк икәнен аңларга, бер-береңә карата сабыр булырга һәм талашып җиңәргә омтылмаска икәненә өйрәндем», – дигән 26 яшьлек оныкларының баласы Мейси.

Мейси әбисенең 100 яшьлек юбилеенда әби-бабасының биегәннәрен видеога төшергән, аны 8 миллионнан артык кеше караган. Шунысы кызык – аяклары авырту сәбәпле, шушы юбилейда биер өчен, Элтон махсус «ходунки» сатып алган икән. Аларның яраткан җырлары – «Serenata a la Luz de la Luna» икән. Бәйрәмдә ир белән хатын Золушка һәм Принц булып киенгән, җигелгән атта булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100