Бразилиядә медицина сирәк очрый торган куркыныч очрак – литопедион табылган. 81 яшьлек хатын-кызның карынында «ташка» әйләнгән яралгы табылган. Таш бала аның эчендә 56 ел яткан. Бу хакта «Топор 18+» Телеграм-каналы яза.
Яралгы үлгән, әмма хатын-кыз табибларга бармаган, һәм организм үле яралгыны кальцийга әйләндергән.