Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

81 яшьлек карчыкны авылдашлары караңгы урманда ташлап киткән

81 яшьлек карчыкны авылдашлары караңгы урманда ташлап киткән

news_top_970_100
81 яшьлек карчыкны авылдашлары караңгы урманда ташлап киткән
Ерак Себердәге Балман авылында яшәүче 81 яшьлек әбине караңгыда урман уртасында ташлап калдырганнар. Ул урман буйлап пычрак сукмактан, караңгыда өенә таба ун километр чамасы юл узган. Бу турыда НТВ каналы сөйләде. 

Әби район үзәгенә кибеткә барырга чыга. Карчыкның шушы сәяхәте аның соңгы көне була язган.

Пенсионер әби район үзәгенә бара торган автобус авылга кадәр кайтып җитми. Балманга бары тик трактор яки вездеходта гына барып була. Авыл халкы машиналы танышларын чакыртып кына өйләренә кайта. Бу юлы кеше бик күп булганга, әби машинага сыймый, аны калдырып китәләр. Авылдашлары үз эшләре белән ашыккандыр, мөгаен. Мобиль телефоны да булмаган карчыкка урын бирүче табылмый. Әби өчен борчылган булалар да, урман тирәсендә калдырып китәләр.

“Караңгы, берни күренми. Егылам. Аякларымда тонналап пычрак”, - дип сөйли әби.



Балыкчылар килеп чыкмаса, әби ничек кайтып җитәр иде, билгесез. Алар очраклы рәвештә генә Надежда Алексеевнаны күреп ала. Балыкчылар авыл җирлеге башлыгына шалтыратып әйтәләр. Шуннан соң гына әбине алырга машина җибәрәләр.

Әби күршеләренә үпкәләми, алар да шушы очракта калган бәхетсезләр, ди. Балман авылына юлны 2004 елдан бирле төзәтә алмыйлар икән. 
 
Балман авыл җирлеге администрациясе башлыгы Виталий Бойко бу хәлгә аңлатма биргән. "Безгә ел саен юл төзәтеләчәк дип вәгъдә бирәләр. Ләкин бу бик озак", - дигән ул. 
 
Хәзер юл төзү озакка сузылу сәбәпләрен прокурорлар ачыклаячак. Олы яшьтәге әби белән килеп чыккан хәлдән соң күзәтчелек ведомствосы тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100