news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

80 яшьлек укытучы бабай 7 яшьлек кызны көчләгән

80 яшьлек укытучы бабай 7 яшьлек кызны көчләгән

news_top
80 яшьлек укытучы бабай 7 яшьлек кызны көчләгән

Чувашиядә 80 яшьлек бабайны 7 яшьлек кызны көчләгән өчен хөкем иткәннәр. Бу турыда Чувашия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Россия Тикшерү комитетының Чувашия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Чабаксар шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Тупланган дәлилләр нигезендә, суд бу кешегә карата гаепләү карары чыгарган. Бабайны 8 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул хөкем ителү вакытын каты режимлы колониядә уздырачак. 

80 яшьлек укытучы Новочебоксарск шәһәрендәге бер мәктәптә 7 яшьлек кыз белән шашка уены буенча дәрес алып бара. 2018 елның 26 июлендә дәрес вакытында бабай кызга карата җенси гамәлләр кыла. Бала шул ук көнне кич белән барысын да әнисенә сөйләп бирә. Әни кеше исә шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. 

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның июлендә бу кеше кызны ике тапкыр көчләгән. Бабайның гаебе үзенең күрсәтмәләре, баланың һәм шаһитларның сүзләре белән дәлилләнгән. Тикшерү барышында медицина, генетика, биология экспертизалары уздырганнар. Психиатрия ягыннан да тикшергәннәр һәм 80 яшьлек җинаятьчене үз акылында дип тапканнар. 

Хәзер кыз бала белән психологлар эшли. Аны реабилитацияләү чаралары башкарыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар