80 яшь тулгач бирелә торган өстәмә пенсия ничә сум тәшкил итә?
80 яшь тулгач, пенсионерларга өстәмә акча түләнергә тиешме?
![80 яшь тулгач бирелә торган өстәмә пенсия ничә сум тәшкил итә?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/11/e8b177a38797d13f1fd0ed3c8a9d290ad29cf08859046635c485dfe3c202.jpg)
Эшләмәүче пенсионерларга түләнә торган акчаның билгеләнелгән күләме - 4805,11 сум. 80 яшь тулгач, бу акча ике тапкырга арта. Димәк, пенсия 9610 сум 22 тиен тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды белдерә дип яза "Аргументы и факты" газетасы.
Бу сумма автомат рәвештә арта. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: әлеге түләүләрне 1 төркем инвалидлар, 2 төркемгә караган 3 дәрәҗәдәге хезмәткә кагылышлы тыюлары булган инвалидлар (2013 елның 28 декабреннән, "Пенсияләр турында" РФ законының 17 маддәсенең 1 бүлеге) ала алмый.