
Быел илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Ил тарихында зур урын тоткан бу канкойгыч сугыш бүген дә дәһшәтле авазын ишеттереп тора. Туган авылыбыз – Алексеевск районы Кыр Шонталасыннан, Ватанны яклап, сугышка 264 кеше киткән. Бу исемлеккә читтә яшәүчеләр дә, Кызыл Армия сафларында булучылар да керә. Шуларның 135е яу кырында ятып калган. 129 кеше әйләнеп кайткан. 111 кеше хәбәрсез югалган... Инде исән кайткан ветераннарның соңгысы булган Госман абый Абдуллин да, 95 яшен тутырып, берничә ел элек бакыйлыкка күчте. Һәм ни хикмәт, күптән түгел, нәкъ менә аның каршы күршесе, сугышта хәбәрсез югалган партизан Галимов Фәретдин Нуретдин улы турында хәбәр килеп иреште.
Авыл гөж килде: кем ул, кемнең кеме, кайда яшәгән, нәселе калганмы, моны тарихчы Галим белсә генә инде... Чынлап та, Госман абый күршесе икәнен дә соңрак Галим аркылы белдек. Ә Хисамиев Галим Гыйлметдин улы – башкалада яшәүче авылдашыбыз. Ул – техник фәннәр кандидаты, Казан медицина университеты доценты, туган якны өйрәнүче тарихчы. Бүгенге көндә аның авыл тарихына, халкына, ижатына багышланган 10 китабы дөнья күрде. Авылның 300 еллыгына багышлап чыгарылган шактый саллы «Шәҗәрәләр китабы» аша гына да бик күп мәгълүмат алдык.
Инде әйдәгез, тарихчы авылдашыбызга мөрәҗәгать итеп, партизан Фәретдин язмышын ачыклыйк.
Галим, гасырга якын вакыт үтеп барса да, Ватан өчен башларын салган авылдашларыбызның исеме әйләнеп кайту сөенеч тә, горурлык та... Галимов Фәретдин язмышы да безне битараф булмаска, уяу булырга әйди кебек..
Әйе, батырлык эзсез югалмый. Авыл советына Белоруссия Республикасы Брест өлкәсенең Иваново районы Махрово авылы башкарма комитеты һәм Махрово урта мәктәбе укучылары эзләнү отрядыннан хат килеп төшкән. Анда «Эзләнү эшләре нәтиҗәсендә Пинск берләшмәсенең Лазо Молотовская исемендәге партизан отряды партизаны, ТАССРда (Алексеевск районының Степная Шентала авылы) 1919 елда туган Нурдинов (Нурдиев) Фәретдин Галимовичның үлеме һәм беренчел җирләү урыны ачыкланды. Яңа ачылган фактлар белән бәйле рәвештә һәм Совет халкының героик үткәне истәлеген саклау максатыннан, һәлак булган Ф.Г. Нурдиновның (Нурдиевның ) туганнары турында белешмәләр табуда һәм без биргән мәгълүматны аларга җиткерүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз», – диелгән. Авыл Советы җитәкчесе Гөлнар Кыямова мөрәҗәгать иткәч, мин эзләнүләргә керештем.
Сораулар, билгеле, күп булды. Чынлап та, кем ул, дигән сорау туды баштан. Ни өчен 1960 елларда авылда Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлдә бу кешенең исеме юк? Анда Галимов Фәретдин бар, ә Нуретдинов Фәретдин – юк. «Память народа» сайтында, киресенчә, Нуретдинов Ф.Г. турында бер документ китерелә, ә Галимов Ф. турында – юк. Бу сорауларга җавап ансат кебек тоелса да, җиңелләрдән булмады. Үзем төзегән «Шәҗәрәләр китабы» аша шактый эзләнергә кирәк булды. Шуңа игътибар итәргә кирәк: кешенең фамилиясе яки әтисенең исеме дөрес язылмау, әтисенеке урынына әнисенең исемен яки әтисенең, бабасының исемен фамилия урынына язу очраклары булгалаган, һәм ул шактый буталчык тудыра. Бу очракта да, ачыклый торгач, Галимов Фәретдин Нуретдинович һәм Нуретдинов Фәретдин Галимович бер үк кеше булып чыкты.
Эзләнүләрне кайлардан башладың?
Интернет буенча Белоруссия республикасы Брест өлкәсе Махрово авылы урта мәктәбе музее белән элемтәгә кердем. 2-3 көннән үк җавап килде. Хат языша башладык. Мөмкин кадәр жавап бирергә тырыштылар (аларда да архив материаллары ябык дип беләм), булган документларны җибәрделәр. Мәгълүмат алу мөмкинлеге аз. «Шәҗәрәләр китабы»ннан соң Татарстан Республикасы Милли архивында сакланган (1921-1922 елларда ач балалар, сугыш чорындагы колхозчылар исемлекләре һ.б.) берән-сәрән документлардан бу гаилә турында эзләндем.
Ачыкланганча, авылдашыбыз Галимов Фәретдин Нуретдин һәм Шәрифелҗамал Хәлилулла кызы гаиләсендә 1919 елда дөньяга килә. 1921-1922 еллардагы ачлык вакытында мохтаҗлар исемлегендә Фәретдиннең һәм 1914 елда туган апасы – Сәрбиҗамалның фамилияләре Нуретдинов дип, ягъни әтиләренең исеме буенча бирелгән. Революциядән соң, төгәлрәге армия сафларына алынган чорда (1940 елда) аның әтисенең исеме (отчествосы) Нуретдин дип түгел, ә бабасы – Галим исеме белән күрсәтелгән. Аның тагын Рабига (1923 елгы), Зәйнәп (1928), Сания (1930 елгы) исемле сеңелләре булган. Фәретдиннең сеңелләре Галимова фамилиясендә йөргән. Һәрхәлдә, безнең Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкның сугыш чорындагы хисапларында Рабига, Зәйнәп, Сания Галимова фамилиясе белән язылган, алар кыр бригадасында эшлиләр, дип күрсәтелгән. Күрәсең, Фәретдин армиягә алынгач, Рабига, Зәйнәп, Сания Иваново шәһәренә эшкә китәләр. Сугыш чорында авылга әйләнеп кайталар. Сәрбиҗамал авылда кала, күрше Тельман исемендәге совхозда эшли.
Авылыбызның «Хәтер китабы»н эшләгәндә анда ике Фәретдин исемен куйдым. Берсе – элеккеге һәйкәлдәге исемлеккә таянып – Галимов, ә икенчесе – «Память народа» сайтындагы материал буенча – Нуретдинов. Соңгысы турында «Память народа» сайтында 1947 елда сеңлесе Зәйнәптән сораштырып алынган мәгълүмат урнаштырылган. Башка хәбәр юк.
Кем нәселеннән, дигәнгә түбәндәгечә җавап бирәм. Фәретдин – күп еллар авылда урман каравылчысы булып торган Магыйзов Хафиз абыйның туганнан-туган энесе. Магыйз (1876 елгы) һәм Нуретдин (1886 елгы) – Тимнәкәй (Әбекәй) нәселеннән Габделмәнов Габделгалим балалары (уллары). 1886 елгы картадан күренгәнчә, Абдразаков Габделмән йорты Мәчет урамының югары очында – Абдуллин Госман абыйлар йортына каршы урнашкан булган. Миңа мәгълүм булганча, Фәретдиннең апасы Сәрбиҗамал да шушы нигездә гомер кичергән. Ул урамда яшәүче күршеләре аны яхшы хәтерли.
Димәк, Фәретдин 1940 елны Кызыл Армия сафларына алына һәм шуннан Бөек Ватан сугышына керә...
Шулай була да. 1947 елда сеңелесе Галимова Зәйнәп Нуретдин кызы хәбәр итүенчә, Фәретдин 1940 елның 9 апрелендә Кызыл Армия сафларына алынган, һәм 1941 елның июленнән аның белән элемтә өзелгән. Шушы хәбәргә таянып, Фәретдин 1941 елның июленнән рәсми рәвештә хәбәрсез югалган сугышчы дип игълан ителгән.
Галим, синең Махрово урта мәктәбе укучыларының эзләнү отряды белән язышкан хатлардан күренгәнчә, алар авылдаш сугышчыбызның ничек итеп Белоруссиянең Брест өлкәсенә килеп чыга алуы белән кызыксынганнар һәм синнән ачыклау көткәннәр. Кызыксындыра торган сорау бит бу... Син аларга нинди аңлатма бирдең?
Әйе, Белоруссия эзтабарларының Фәретдин ничек Белоруссия якларына килеп чыгуы, отрядка ничек эләгүе белән кызыксынулары урынлы. Алар үзләре үк музейларында тупланган шактый мәгълүмат юлладылар. Анда җирле газеталарда шул чор вакыйгаларына багышланган язмалар да, исән калган партизан ветераннарның истәлекләре дә, партизан отрядындагыларның исемлеге һәм башка хәбәрләр бар. Партизан отрядларындагыларның 60 процентын белоруслар тәшкил итсә, 40 проценты чолганышта калган яки пленга эләгеп аннан кача алган кызылармиячеләр булган. Һәм алар төрле милләттән. Тарихи мәгълүматларга таянып, моңа түбәндәгечә җавап бирер идем. Белоруссиядә һәлак булган партизаннар исемлегендә «Место работы и занимаемая должность до вступления в отряд» дигән графада «Татарский батальон за Бугом, г. Радомль» дип язылган. «Отрядка кабул ителү» графасында 25.08.1943 ел дип күрсәтелгән.
Моңа нигезләнеп, Фәретдин сугышка Кызыл Армия сафларыннан киткән, әсир төшкән һәм немецлар тарафыннан Идел-Урал буе халыкларыннан (нигездә татарлардан) оештырылган батальонга кергән, дияргә мөмкин. Җае чыгуга, ул партизаннар ягына чыккан. Билгеле булганча, татар батальоннары Белоруссиядәге партизаннарга каршы юнәлтелә… тик алар партизаннар ягына күчәләр. Аларны төрле отрядларга тараталар. Бу вакыйгалар да нәкъ 1943 елга туры килә. Шулай итеп, Фәретдин Пинск берләшмәсенең Молотов исемендәге бригадасына кергән Лазо исемендәге партизаннар отрядына килеп кушылган, шушы отряд составында сугышкан.
Махрово мәктәбенең Тарих һәм туган якны өйрәнү музее фондларында тупланган материаллардан күренгәнчә, партизаннар немец гарнизоннарына, полиция участокларына һөҗүм иткәннәр, эшелоннарны, машиналарны шартлатканнар. Курс һәм Орел районнарына хәрби эшелоннар ташкыны арту сәбәпле, 1943 елда партизаннар хәрәкәте аеруча көчәеп китә. Дошманнарга каршы «Рельс сугышы» башлана. 1943 елның 23 октябрендә генә дә партизаннар 4,5 км тимер юлын шартлаталар. Нәтиҗәдә дошманга тимер юл буенча хәрби корал ташуны 3 көнгә тоткарлыйлар. Гомумән, 2 айга сузылган «Рельс сугышы»нда 129 хәрби эшелон аударыла, 24 км тимер юл сүтелә, шартлатыла, тимер юл буенча 12 көн буена дошман хәрәкәт итә алмый.
Иң көчле бәрелешләр 1944 елның язында була. Сугыш Днепр-Буг каналын саклау өчен алып барыла. Немецлар суны кичеп, партизан отрядларын тар-мар итеп, Украинадагы частьләре белән берләшергә омтылалар. Бу максаттан партизаннарга каршы венгр хәрбиләре, власовчылар җәлеп ителә. Дошманга каршы тору максатыннан партизаннар 50 чакрымга сузылган фронт линиясе буенча окоплар казыйлар, дзотлар төзиләр, партизан отрядларын тулыландыралар. Днепр-Буг каналы оборонасын 40 көн тота партизаннар. Көн-төн биредә каты сугыш бара. Ул чактагы яшүсмер партизан Василий Литвинчук үз язмасында боларны ачык тасвирлый. Партизаннарның Пинск берләшмәсендәге Лазо, Калинин, Шиша, Суворов исемендәге һәм башка партизан отрядларында яшүсмерләр дә, хатын-кызлар да шактый була. Исән калганнарының истәлекләрен якташлары туплап калган. Шуларга бәйле бик күп фактлар ачыклана. Ул язмаларны тетрәнеп укыйсың.
Венгрлар һәм власовчыларның партизаннарга каршы һөҗүме февраль азагында башлана. Партизаннар оборонасын өзә алмау сәбәпле, дошман резерв көчләр дә кертеп карый, тик уңышка ирешә алмый. Моны күзәтеп торган немец командованиесе 21-23 мартта сугышка 113 нче «СС» дивизиясен кертә, авиация, үзйөрешле орудиеләр, минометлар куллана башлый.
37 көн-төн сугышканнан соң, партизаннар чигенергә мәҗбүр була. Чигенүне тәэмин итү өчен аерым төркемнәр дошманга каршы сугышуны дәвам итәләр. Алар арасында безнең авыл егете – Нуретдинов Фәретдин отделениесе дә була. Аларның төркеме Глинно-Смольники су кичүен саклаучы дзотка урнаша. Бомба, миналар шартлау нәтиҗәсендә дзоттагы пулемет эштән чыга. Шулай да, партизаннар автоматлардан, винтовкалардан дошманга ут яудыра. Отделение командиры сугышчыларга: «Отступать не будем, отступать некуда!» – дигән приказ бирә. Шулай да, араларыннан яшүсмер В.В. Сацута һәм яраланган партизан Ковальчукка дзотны калдырып, оборонаның 2 нче – арткы линиясенә күчәргә тәкъдим итәләр.
Бу исән калган ике партизан, шуышып 80 метр араны үткәннән соң (якынча 1-1,5 сәг. вакыттан), дзоттан ату тавышлары туктый. Алар авыр яраланган командирларының дзоттан чыгып, соңгы пулясына кадәр дошманга яудырганнан соң, граната кочаклап йөзтүбән ятуын, камап алган фашистлар белән үзен шартлатуын, отделениенең һәлак булуын башка партизаннарга бәйнә-бәйнә сөйләп бирәләр.
Партизаннар шул төндә дзоттан иптәшләренең үле гәүдәләрен алып чыгалар һәм тиз арада Стромец һәм Залядынье хуторлары арасындагы урманда (дзоттан 3 км ераклыкта) җирлиләр. Ике кабергә дүртәр гәүдә салалар… Аларның берсенә ВЛКСМ әгъзасы, 25 яшьлек Фәретдин Нуретдинов гәүдәсе дә җиргә иңдерелә. Бу хәл 1944 елның 26 мартында була.
Махрово урта мәктәбе каршында эшләп килүче тарихи-төбәк музее фондын саклаучы мөгаллимә Ирина Кунаховец фикеренчә, 8 батырның 5се мәңгеләштерелгән, аларның җәсәдләре туганнары тарафыннан башка җирләргә күчерелгән. Ә калганнары (коми-пермяк Радостев, татар Нурдиев, карачайлы Гучаев) турында: «Остальные павшие по неизвестным причинам (шушы вакыйгадан соң 4 көн үткәч, ягъни 30 мартта партизаннарның Пинск берләшмәсе таркатылу сәбәпледер – Х.Г.) не увековечены должным образом. Так же, как и место боя, где приняли героическую смерть защитники дзота, до сих пор не обозначено как памятное», – дип язган.
Махрово мәктәбе эзтабарлары Фәретдиннең якын туганнары турында сорашкан. Аларга бу хакта җавап юллангандыр бит...
Әйе, авыл советы туганнарының Иваново шәһәренә китеп беткәнлеге һәм авылда якын туганнары булмавын хәбәр итте. Әмма без, якташлары, батыр авылдашыбызның исемен саклау турында кайгыртырга бурычлыбыз, аның каберенә исеме язылып таш куелыр, исеме мәңгеләштерелер, дигән өметтә калабыз.
Димәк, алда башкарасы эшләр бар әле, «амин» диясе генә кала.