80-90 еллардагы популяр җырчы кызлар сәхнәдән тыш фахишәлек белән дә шөгыльләнгән
Бик күп төркемнәрнең солистлары эскорт-хезмәтләр күрсәтү белән дә шөгыльләнгән.
80-90 елларда популяр булган кызлар төркемнәре акчаны сәхнәдә җырлап кына түгел, эскорт-хезмәтләр күрсәтеп тә эшләгәннәр. Бу хакта «Ласковый май» төркеменең җәнҗалчы продюсеры Андрей Разин сөйләгән.
«Аларның исемнәрен атый алмыйм, алар хәзер барысы да атказанган артистлар.
Сиксәненче еллар азагында бу бик зур хезмәт хакы санала иде. Продюсерлар 10 процентны концертлардан алса, калган керем кызлар күрсәткән хезмәтләрдән керде. Кызларны, җырлый белү-белмәвенә карап тормыйча, авыллардан җыйдылар. Концерт куйган өчен төркемгә 5 мең сум, ә бер кыз белән үткәргән төн өчен 10 мең сум акча түлиләр иде», — дигән ул.
Разин сүзләренчә, фахишәлек белән Таня Овсиенко, Наталья Гулькина һәм Маргарита Суханкина гына шөгыльләнмәгән. Имеш, «Комбинации» төркеме продюсеры Александра Шишининны бер кызы фанаты белән йокларга ризалашмаган өчен суеп үтергәннәр, дип язалар "Татарча-башкортча Тикток" инстаграм сәхифәсендә. (фотода «Комбинации» төркеме, сулда төркемнең иң кыю солисты Алена Апина)