Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«8 яшьлек улы карап торды». Вәхши ана нәни кызына янучан сыеклык сибеп, ут төрткән

news_top_970_100

Алтайда яшәүче хатын 1,5 яшьлек кызын тереләй яндырып үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Вәхши хатын балага янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Сабый кыз һәлак була. Җинаять эше ачылган.

Фаҗига 20 февральдә иртәнге якта Урожайный бистәсендә була. Биредә яшәүче хатын нәни кызын склад янына алып килә. Шунда ук бала өстенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Бу хәлне хатынның 8 яшьлек улы күреп тора. Аннары малай белән хатын кайтып китә.

Кыз фаҗига урынында ук үлә.

Хәзер вәхши ананы тоткарлаганнар. Аңа карата «Аеруча вәхши ысул белән нәни баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу гаиләдә 3 бала үсә, гаилә махсус хисапка куелган. Быел гыйнварда гына бу хатынның ана булу хокукларын чикләгәннәр.

Шулай ук опека органнарына карата да тикшерү оештырылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 февраль 2023
    Исемсез
    Узен терелэй яндырасы анын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100