Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 яшьлек малай, өйләнүдән куркып, өеннән качкан

news_top_970_100
8 яшьлек малай, өйләнүдән куркып, өеннән качкан
FREEPIK.COM

Уралдагы Прокопьевск шәһәрендә 2нче класс укучысы өеннән качкан. Ул өеннән ерак түгел урында, урман полосасында йоклар урын әзерләгән. 8 яшьлек малайның өеннән качу сәбәбе гадәти түгел. Малай үзен өйләндермәсеннәр өчен качкан.
Малайның әнисе «МК» сайтына бу хәлнең ничек килеп чыкканын сөйләгән. Малай күптән түгел балаларның каян барлыкка килүен белгән. Бу әйбер аңа шулкадәр коточкыч, ә бала ясау процессы ямьсез, әхлаксыз тоелган – ул беркайчан да «андый ахмаклыклар белән шөгыльләнмәскә» дигән фикергә килгән һәм өйләнмәскә уйлаган.

– Секс турында аңа ишегалдында балалар сөйләгән. Улым миңа шул турыда әйтте һәм «беркайчан да өйләнмим, бу – пычрак» диде. Мин аның сүзләренә игътибар бирмәдем – олыгайгач аңлар дидем, – дип сөйләгән әнисе.

Аннары малай мәктәпкә бара, ә андагы «Разговоры о важном» дәресендә укытучы хатын гаилә кыйммәтләре турында сөйли. «Һәр кеше гаилә корырга һәм бала табарга тиеш», – дип әйтә…

– Аннары улым миңа берни дә әйтмәде, – дигән әнисе. – Берничә көн күңелсез йөрде. Мәктәптән кайткач шкафында актарынган, аннары чыгып киткән. Без аңа үзенә генә өйдән чыгарга рөхсәт итмибез, шуңа да энесе безгә шалтыраттты.

Малайны җыйнаулашып эзли башлыйлар. Ул өеннән одеял алып чыгып китеп, йоклар урын әзерләгән була. Аны өенә алып кайталар, ул «барыбер качачакмын» дип әйтә. Малай «өйдә калсам, өйләнергә мәҗбүр итәчәкләр һәм секс белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәкләр» дип уйлаганын әйткән. «Урманда йорт төзим дә, беркем мине таба алмаячак, шунда яшәячәкмен», – ди. Мин еларгамы, көләргәме икәнен белмим», – дигән әнисе.

Балалар психологы Елена Мошкова бу хәлнең көлке түгеллеген әйткән. «Безнең өчен җитди булмаган проблемаларны балалар башкача кабул итә. Ата-аналарның битарафлыгы баланың өеннән качуына гына түгел, суицидка да китерергә мөмкин. Балаларның качу сәбәпләре аларны өйдә кыйнау яки баланың урамда йөрергә яратуы гына булмый. Күп очракта сәбәп баланың күңелсезлекләрне йөрәкләренә якын алуында. Чишелешне таба алмыйча, алар тыелган адымга бара – күңелсез булган урыннан ераккарак китә».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100