Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 яшьлек кызны урламакчы булган педофил бер айдан йөргән кызына өйләнергә җыенган булган

news_top_970_100
8 яшьлек кызны урламакчы булган педофил бер айдан йөргән кызына өйләнергә җыенган булган

Чита шәһәрендә 8 яшьлек кызны урларга җыенган 31 яшьлек ир-атны кулга алганнар. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Бу хәл 19 июльдә, көндез булган. Ир-ат, кызга песи баласы күрсәтергә вәгъдә итеп, аны үзе белән машинага барырга чакырган. Кыз нәрсәдер сизенә һәм бу кеше белән барудан баш тарта. Шунда ир бу кызны өстерәп алып китмәкче була. Кыз 13 яшьлек апасын ярдәмгә чакыра башлый. Яшүсмер кыз да булышкач, урамдагы кешеләр дә моңа игътибар итә, һәм ир куркып качып китә.

Кызлар бу хәл турында әти-әниләренә сөйләгән, ә алар полициягә мөрәҗәгать иткән. Озак та үтми, ир-атны кулга алалар, фатирында тентү уздыралар. Ул гаебен өлешчә таныган.

«Гаепләнүче сак астына алынды», – дип хәбәр иттеләр Забайкалье крае буенча Тикшерү комитетында.

«Забайкалье» телеканалы хәбәрчеләре сөйләгәнчә, суд утырышында бу ирнең йөргән кызы булуы һәм аларның сентябрь аенда өйләнешергә җыенуларын билгеле була.

Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Тикшерүне Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольдә тота.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100