Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 яшьлек кызны көчләп үтергән элекке участковый гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

Берничә көн ул кызның гәүдәсен суыткычта саклый, мәет таркала башлагач, аннан котылырга карар кыла.

news_top_970_100
8 яшьлек кызны көчләп үтергән элекке участковый гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде
dzen.ru

26 май көнне Мәскәү шәһәр суды, Төмәндә яшәүче Виталий Бережнойны гомерлеккә махсус режимлы колониядә утыртырга, дигән карар чыгарды. Моннан тыш, ул кызның гаиләсенә 3 млн сум акча түләргә тиеш. Бу хакта НТВ каналы сөйли.

Настя 2021 елның 30 июнендә югала. Көндезге 11дә ул урамга йөрергә чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. 12 сәгатьтән соң, полициягә мөрәҗәгать иткәч, аны эзли башлыйлар. 

Кыз югалганнан соң 1 ай үткәч, печән чабарга күл буена килгән кеше аның пакетка салынган һәм скотч белән уратылган җәсәден табып ала.

Виталий Бережной 2021 елның җәендә 8 яшьлек Настя Муравьеваны үтерүдә шикләнелеп, кулга алына.

Сорау алганда, Бережной эчеп һәм наркотиклар кулланып кайтып килгәндә, баскыч мәйданчыгында бу кызны очратуын, аны үзе яшәгән фатирга алып керүен, көчләвен һәм буып үтерүен таный. Берничә көн ул кызның гәүдәсен суыткычта саклый, мәет исләнә, фатир арендасы вакыты ахырына якынлашкач, аннан котылырга карар кыла. Кызның гәүдәсен сумкага салып, күл буена алып барып күмә. (Соңрак Бережной үзен җәзалаганнарын, авыртуга чыдый алмаганга үзенә яла якканын әйтә). Аның белән бергә яшәгән Ирина Давыдова да яклап чыга: Виталийны җәзаладылар, шуңа бу җинаятьне өстенә алды, ди. Ул бу хакта видеомөрәҗәгать тә яздыра. Бераздан Виталийның адвокаты да фальсификация турында хәбәр итә. Присяжныйларның берсе, суд тәртибен бозып, карарны алдан хәбәр итә – судны яңадан башларга мәҗбүр булалар.

«НТВ» каналы хәбәр итүенчә, Бережной, бу җинаятьтән соң, оператив эзләү эшләре белән яхшы таныш кеше буларак, яңалыкларны күзәтеп бара, кешеләр, эзләүчеләр ни сөйләгәнен тыңлый, эшнең барышы белән кызыксына. Алай гына түгел, эзләүчеләр арасына кысылып, кызны эзләшкән булып йөри. Волонтерлар белән бергә кызны эзләүдә катнаша, аның үтерүче икәнен 2 ай чамалый алмыйлар.

Тикшерү вакытында аны башта ул яшәгән Кораб төзүчеләр урамына алып киләләр, аннары Оброчная күленә алып киләләр. Тикшерү эшләре барганда Төмән шәһәре кешеләре тикшерү комитеты машинасы янына өелешә, педофилны үтерергә әзер булалар, аны өзгәләп атар өчен үзләренә бирүне сорыйлар. Шуңа күрә Бережнойны оперативниклар да, спецназ да икеләтә зуррак көч белән саклый.

Бережнойга 40 яшь, 2008-2011 елларда ул эчке эшләр органнарында участковый ярдәмчесе булып эшли, эштән киткәндә сержант званиесендә була. «ВК»дагы аккаунтына күз салсаң, аның 2012 елда ниндидер шәхси балалар бакчасында эшләгәне күренә. Ул 6 айдан алып 3 яшькә кадәрге ясле төркеменә балалар җыйган. «ВК» сайтында Бережнойның 2 аккаунты бар, анда ул 9 ел элек кызы белән бергә төшкән фотосын да куйган. Соңгы вакытта Бережной мебель фабрикасында эшләгән. Аның хезмәттәшләре соңгы араларда үзен сәер тотуын әйтәләр.

Кыз әбисе белән яшәгән. Ул үлгәч, кешеләр күпләп уенчыклар китерә башлый. Кызның әнисенең абыйсы кайгыны күтәрә алмый, уенчыклар, чәчәкләрдән «үсеп чыккан» мемориал янында йөрәге тотып үлә.

Бу район шәһәрнең иң куркыныч районнарыннан санала: монда яшәүче бик күпләр утырып чыккан. Шул исәптән, кызның әтисе Алексей Муравьев та. «Газета.Ru» язуынча, үтерелгән кызның әтисене хөкем карары белән риза булмавын, Бережнойның гаеплелегенә ышанмавын әйткән.

«Гаделлекне аңлар өчен, эшнең бөтен материаллары белән танышырга тели. Мондый гамәлне кылмаган кешенең хөкем ителүен теләми», – дигән әтисенең адвокаты Марина Козырь.

Бу җинаятьне тикшерү эше, РФ Тикшерү комитеты җитәкчесе карары нигезендә, үзәк аппаратка күчерелгән иде. Ул Төмән өлкәсе тикшерү комитеты җитәкчесе тарафыннан тикшерү процессы, шул исәптән эзләү һәм оператив эшчәнлек тиешенчә оештырылмавы белән бәйле. Үзәк аппараттагылар Төмән тикшерүчеләре җитдирәк эшләгән булса, кызны үтерүченең эзенә алданрак та төшә алырлар иде ди, чөнки 2 ай дәвамында Бережной тикшерүчеләрне рәхәтләнеп «төп башына утыртып» йөри һәм качып та китә алган булыр иде. Нәкъ менә шул сәбәпле, бу җинаятьне ведомство башлыгы Алексей Бастрыкин шәхси контроленә алган.

Төмән өлкәсе буенча тикшерү комитеты җитәкчесе Алексей Кубляковның үзен тикшерәләр – ул җинаять эшен тиешенчә алып бармауда шикләнелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100