Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 яшьлек баланы сукбай этләр талап үтергән

news_top_970_100
8 яшьлек баланы сукбай этләр талап үтергән
https://oren.sledcom.ru

16 апрельдә Оренбургта сукбай этләр чирүе 8 яшьлек малайны талап үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Малай дусты белән бергә урамда йөри, алар гаражлар янына бара. Шунда сукбай этләр чирүе килеп чыга. Малай качмакчы була, тик этләр аны куып җитә, аяк-кулларын тешли башлыйлар. Малай урында ук һәлак була.

Этләрнең берничәсен тоталар, ләкин урамда сукбай этләр әле шактый. Мондый этләр гаражларда, ташландык фатирларда яши, диелә хәбәрдә.

Элек закон буенча, сукбай этне тотып, 6 ай питомникта асрыйлар. Элек тә этләрне үтермәгәннәр. Соңрак кабул ителгән закон буенча, этләрне тоталар, стерилизация, вакцинация ясыйлар һәм табигый тирәлеккә кире җибәрәләр.

Зоояклаучы Светлана Зиберт сүзләренчә, закон үтәлгән төбәкләрдә кешегә этләр һөҗүм итү очраклары бөтенләй теркәлми. Оренбургтагы фаҗигадә стерильләштерелгән этләр булган, дигән сүз дөреслеккә туры килми, бу – махсус эшләнгән, ди Зиберт.

«Хәзер, биркалы этләр кешегә һөҗүм иткән, дигән мәгълүмат тарала. Минемчә, бу – этләрне үтерү өчен махсус эшләнә. Эт кешегә һөҗүм иткән, дигән барлык очракларда шуңа игътибар иттем: корбанның я башы тишелгән, я чалбары төшкән – бу абсурд. Агрессив этләр аяк-кулларны тешли, ләкин баш тишмиләр, кешенең чалбарын төшермиләр», – ди зоояклаучы.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, бала яхшы гаиләдә үсә, фаҗига көнендә дусты белән Пасха бәйрәме белән котлап йөри. Аннары малайларга бер эт өрә башлый. Балалар курка, дусты бер якка чаба, ә мәрхүм малай гаражлар ягына таба йөгерә. Анда сукбай этләр чирүе була. Алар малайга ташлана. Экспертлар сүзләренчә, баланың котылу мөмкинлеге булмый. Гаражлар «П» хәрефе формасында урнашкан, этләр баланы почмакка куып керткән.

Аннары бер ир-ат, кычкырган тавышлар ишетеп, балага ярдәм килә. Этләрне көрәк белән куып җибәрә, тик малайга гына ярдәм итәргә соң була, диелә хәбәрдә.

Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, баланы сукбай этләр талап үтерү турында җинаять эше буенча Оренбургның Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җиткәчесен тоткарлаганнар. Аны ваемсызлыкта гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100