8 яшьлек баланы үз әнисе ач тоткан, кыйнап җәзалаган
Башкортстанда 8 яшьлек баласын ач тоткан, кыйнап җәзалаган, анага хөкем карары чыгардылар.
39 яшьлек хатын малаен озак вакыт дәвамында ач тоткан, киендермәгән. Бала антисанитария шартларында яшәгән. Хатын төнлә өйгә ир-атлар алып кайтып, аракы эчкән, балага йокларга бирмичә интектергәннәр.
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, бу хатынны 8 айга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр.
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, бу хатынны 8 айга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр.