8 октябрь мәзәкләре: «Кылган батырлыгың турында дәшми калу — чын батырлык»
Мәктәптә белем бирәсе урынга тест тапшырулар гына башлангач, мәктәпне тәмамлаган укучылар да дәвалыйсы урынга анализ гына тапшырта башлады.
Хатын-кызны киендергән кеше генә чишендерергә тиеш.
***
Бар да дөрес тукланырга өнди, берсе дә аның өчен акчаны каян аласын әйтми.
***
Зур предприятиедә акча урласалар, янгын була, дәүләттән акча урласалар, реформа башлана.
***
Әгәр кияүләр әбиләре белән тыныша алсалар, кешелек дөньясы бөтен Җир шарына тарала да алмас иде.
***
ЮХИДИ инспекторы бер йөртүчене туктата, бәйләнә башлый.
Йөртүче:
— Мин сезне сволочь дип атасам, аның өчен мине хөкем итәчәкләрме?
— Әйе.
— Ә шулай дип уйласам?
— Уйласаң, кем сине хөкем итсен.
— Алайса мин шулай дип уйлыйм.
***
Кара чәчле кыз үзе шикелле үк кара егеткә кияүгә чыга. Икесенең дә нәселендә җирәннәр булмый. Егетнең бар да әйбәт, әмма хатынын канәгатьләндерә алмый… Берзаман нәтиҗәсе дә күренә — хатыны җип-җирән бала таба. Кыз кайгыга бата — иренә ничек аңлатырга? Бу акушеркага акча төртә:
Берәр нәрсә дип аңлатыгыз инде, медицина ягыннан бәйләп…
Акушерка ире янына чыгып китә:
Секс белән еш шөгыльләнәсеңме?
Айга ике тапкыр.
Их син! Күгәргән әгъзаң белән бала ясагач, балаң да җирән булып туды!
***
Галия, син үзгәргәнсең. Мәктәптә укыганда кәнфит кебек кыз идең!
Ул вакытта кәнфит кебек идем, хәзер торт кебек.
***
Чын ир хатынының туган көнен белә, ничә яшь икәнен хәтерләми. Ә инде ир хатынына ничә яшь икәнен төгәл белә икән, ул аның ире.
***
Фермерга журналист кыз сорау бирә:
Нигә сезнең сыерларыгыз котыру авыруы белән авырый?
Ә сез беләсезме — сыер янына үгезне елга бер генә алып киләләр.
Беләбез. Шуннан?
Ә сез беләсезме — сыерны көнгә ике тапкыр савалар?
Беләбез. Шуннан?
Менә сезнең күкрәкне көнгә ике тапкыр әвәләп, елга бер генә тапкыр секс белән шөгыльләнсәгез, сез котырмас идегезме?
***
Бер ир, мәктәпне тәмамлап озак еллар узганнан соң, классташы белән очраша. Классташы бик нык баеп киткән икән. Аны хатыны белән кунакка чакыра.
Болар кунакка киләләр, байлыкларына ах-ух киләләр. Кайткач, ир хатынына әйтә:
Кара инде син аларны нинди байлар! Хәтта унитазларына кадәр алтыннан иде!
Хатыны:
Юк, алтын түгел иде бит! Гадәти иде.
Алтын иде!
Юк.
Алтын иде! Мин шәхсән анда кереп кәкәй итеп чыктым әле!
Болар бәхәсләшәләр-бәхәсләшәләр дә, ир дустына шалтыратып, бу турыда белешмәкче була. «Тагын бер кат рәхмәт әйтеп шалтыратам», — ди бу.
Шалтырата, трубканы бай дустының бәләкәй улы ала. Бу: «Без бүген сездә булган кунаклар идек, әтиеңне чакыр әле!»
Малай әтисенә кычкыра:
Әти! Теге чоландагы быргы эченә кәкәй иткән шапшак абый шалтырата!
Тормышта булган мәзәк хәлләр
Идәндә мүкәләп, малайны атландырып йөрдем. Аргач, төш дип әйтәм:
Ат ардымы? — ди малай.
Бик каты арды.
Бүтән мине атландырып йөртә алмыймы?
Алмый шул.
Алайса атны атып үтерәсе була инде.
***
АКШның бер шәһәрендә булган хәл. Бер бизнесмен чиркәү янында кабак ачарга җыена. Чиркәү тавыш чыгара. Җиңә алмагач, пропаганда башлый — чиркәүгә килгән кешеләр барында поплар кабак хуҗаларына Ходай каргышы төшсен дип догалар укый.
Күпмедер вакыттан соң яшенле яңгыр вакытында кабакны яшен суга һәм ул янып бетә. Руханилар шатланыша — алар күралмаган кабак янды бит. Әмма бизнесмен чиркәүне судка бирә. Аның фикеренчә, поплар каргышы Ходайга барып ирешкән дә, кабакны шуңа күрә яшен суккан икән. Бизнесмен чиркәүдән компенсация таләп итә. Поплар бу каргышның, Ходайдан сорауның бернинди йогынтысы булмады дип дәлилләргә тели.
Судья, ике якны да тыңлагач, болай дип әйтә: «Мин нинди карар чыгарырга икәнен белмим әле, әмма суд материалларыннан чыгып караганда кабак хуҗасы догаларның көченә ышана, ә чиркәү руханилары ышанмый».
***
Танышыма шалтыратам — сөйләшеп тә булмый, өйдә өч малай дөбер-шатыр киләләр. Мин тавыш, ишетеп булмый дигәч, бу әйтә: «Хәзер, хәл итәм». Дөрестән дә, тавыш бетте. Мин моңа әйтәм:
Синең бигрәк сүз тыңлый торган балалар икән! Бер әйтүгә туктыйлар.
Юк, мин шкаф эченә кердем.