Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 ноябрьдән ялган QR-код сатучыларны һәм сатып алучыларны төрмәгә ябарга мөмкиннәр

Россиядә вакцина ясату турында QR-кодлар рәсми документ буларак танылачак.

news_top_970_100
8 ноябрьдән ялган QR-код сатучыларны һәм сатып алучыларны төрмәгә ябарга мөмкиннәр
pixabay.com

Россиядә 8 ноябрьдән вакцина ясату турында QR-кодлар рәсми документ буларак танылачак. Нәкъ шушы көннән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 1006н санлы боерыгы гамәлгә керә.

QR-кодларның рәсми документ буларак танылачагын октябрь азагында Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов та әйткән иде, дип хәбәр итә «Татарстан 24» телеканалы.

Министрлыкның боерыгы гамәлгә кергәнче ялган QR-код һәм сертификат ясаган очракта 80 мең сумга кадәр штраф яисә ярты елга кадәр арест янаган. Сертификат рәсми документ буларак танылгач, закон бозучылар бер елга кадәр төрмәгә ябылырга мөмкин. Ялган QR-кодны саткан кеше дә, сатып алучы дә җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100