news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

8 метр тирәнлектәге коеда баткан ир ике сәгать буе коткаручыларны көткән

Бу хәл кичә Уфада була. Коткаручыларга бер ир шалтыратып, иптәшенә ярдәм итәргә чакыра.

news_top
8 метр тирәнлектәге коеда баткан ир ике сәгать буе коткаручыларны көткән
Уфа шәһәре эзләү-коткару төркеме килгәндә бу ир, муеннан балчыккан баткан халәттә, ике сәгать буе торган була инде. 

Коткаручылар ачыклаганча, өч эшче кое чистарткан. Аста эшләүчесе, ялгыш урынга баса һәм муеннан балчыкка бата. Иптәшләре аны коткарырга тырыша, әмма булдыра алмыйлар. Саклау костюмы эченә балчык тулу сәбәпле, күтәрергә көчләре җитми. Шуңа күрә алар аның кулына бау тоттыра, ә берсе коега тулган суны чыгарып тора. Тагын берсе коткаручыларны чакырырга йөгерә. 

Коткаручылар лебедка белән ирне 8 метр тирәнлектәге коедан чыгаралар. 

Бу кешегә 38 яшь икәне билгеле. Ул бик нык туңган була, шул сәбәпле, аны ашыгыч ярдәм белән сырхауханәгә алып китәләр. Ул исән-сау, гомеренә куркыныч янамый диелә коткару хезмәте тараткан хәбәрдә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар