Россия халкын бу атнада озын яллар көтә. Мартның беренче атнасы өч көнлек ял белән тәмамлана.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, 8 март ял көне була. Ул якшәмбегә туры килү сәбәпле, дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 7, 8, 9 март ял көннәре була.
Мартның икенче эш атнасы дүрт көнлек кенә була, дип яза «Челнинские известия».