Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«8 Мартка сюрприз»: Күп катлы йорттагы фатирга ат алып кайткан ир-ат видеога эләккән

news_top_970_100
«8 Мартка сюрприз»: Күп катлы йорттагы фатирга ат алып кайткан ир-ат видеога эләккән
Фото: 42.мвд.рф сайтындагы видеодан скриншот

5 мартта Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәрендә яшәүче ир-ат, сөйгәнен котларга дип, күп катлы йорттагы фатирына ат алып килгән. Хәзер аңа вак хулиганлык өчен арест билгеләгәннәр, аны 1 тәүлеккә сак астына алганнар. Бу турыда РЕН ТВ төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

33 яшьлек ир-ат терлекчелек фермасында төрле эшләрдә эшли. Аның сүзләренчә, ул исерек килеш фермадан бер атны ала һәм, гаиләсенә күрсәтер өчен, өенә алып кайта.

«Бишенче каттагы фатирга атны баскычтан алып менгәч, ул торак йортта сәгать ярым чамасы була, аннары атны подъезддан алып чыга һәм фермага илтеп куя», – дигәннәр ведомствода.

Ир-ат сүзләренчә, аның бергә яши торган хатыны фатирга ат алып кайтуга юмор белән караган. Ул моны 8 Мартка сюрприз дип кабул иткән. Ир-ат үзе исә гамәленең сәбәбен аңлата алмый.

Видео кадрларында хатын-кыз тавышы ишетелә. «Ой, кызлар, 8 Март. Минем фатирда ат басып тора. Ирем 8 Март белән котлады», – ди ул һәм аның көлгәне дә ишетелә.

Ир-ат башта атны лифтта да йөртеп алган, аннары торак йорт подъездында «парковкага куйган». 5 мартта әлеге видео социаль челтәрләрдә таралган. Кадрларда ир-атның атка атланырга маташуы да күренә, тик ул менеп утыра гына алмый. Аннары ир-ат атны сөйгәне белән яши торган фатирга алып керә, диелә хәбәрдә.

Кемерово өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, полиция хезмәткәрләре әлеге видеоязманы күргәч, тикшерү оештырган һәм өенә ат алып кайтучы ир-атны эзләп тапкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100