Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 мартка сюрприз: быел голланд тюльпаннары булмаячак

news_top_970_100
8 мартка сюрприз: быел голланд тюльпаннары булмаячак

Быел яз Голландиядән кайтартылган тюльпаннар булмаячак. Барлык тюльпаннар да диярлек Россиядә үстерелгән һәм кыйммәт булачак, дип яза «Российская газета», Чәчәк сатучылар берлеге рәисе Алексей Антиповка сылтама белән.

«Бу – санкция, коронавирус, башка вакыйгалар белән бәйле түгел. Чынлап та импортны алыштыру булды. Россиядә чәчәк үстерүчеләр берничә йөз исәпләнә», – дигән ул.

Тюльпаннар иң күп сатыла торган чәчәк түгел. Чәчәк базарында иң зур урынны алып торганнары – розалар (49%), хризантемалар (15%), канәферләр (11%), гербералар (8%). Тюльпаннарны башлыча 8 мартта алалар, бу – барлык күләмнең 10% тәшкил итә. Март башында 150 миллион чәчәк сатыла икән – бу һәр хатын-кызга елына 2-3 букет бүләк итәләр, дигән сүз.

Соңгы 5 елда чәчәк үстерү бизнесы 68%ка арткан. 2016 елда 200,8 млн данә үстерсәләр, 2021 елда – 338,9 млн. Элек чәчәкләрне Голландия (34%), Эквадор (33%), Беларусь (9%), Кения (8%), Колумбия (6,6%) сатса, соңгы елларда үзебездә үстерелгәннәр арта бара. Шулай да җирле чәчәкләр барлык күләмнең 17 %ын гына тәшкил итә икән. Голландияне Африка иле Кения һәм Латин Америкасы иле Эквадор кысрыклап чыгарып бара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100