Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 мартка нинди чәчәк бирергә ярамый?

8 мартка чәчәк сайлаганда язгы чәчәкләргә өстенлек биреп, гадәти розаларны башка бәйрәмнәр өчен калдырырга куша, белгечләр.

news_top_970_100
8 мартка нинди чәчәк бирергә ярамый?
pixabay.com

8 март — яз һәм чәчәк бәйрәме. Бу көнне гүзәл затларны нинди чәчәк бәйләме белән сөендерергә? РИА Новости әлеге өлкә белгечләреннән сораштыру үткәргән.

«Кыш дәвамында хатын-кызлар җитди, саллы чәчәк бәйләмнәреннән туялар, шуңа күрә 8 март бәйрәменә бүләк сайлаганда язгы крокус, гиацинт, лалә чәчәкләренә өстенлек бирергә кирәк», — дип саный этикет буенча белгеч Элеонора Басманова. «Чәчәк сайлаганда төсенә дә игьтибар итү кирәк. Мәсәлән, ак төстәге чәчәк бәйләмен бары тик яшь кызларга гына бирергә мөмкин, өлкән яшьтәге ханымнар өчен ак төс — матәм төсе буларак кабул ителә».

Россия флористлар берләшмәсе президенты Валентина Сафронова яз бәйрәменең иң популяр чәчәкләре роза һәм лалә чәчәкләре икәнне әйтә. Соңгыларының популярлыгы бәясе кыйммәт булмау белән дә аңлатыла. Чәчәк кибетләрендә бер лалә чәчәгенең бәясе 30 сум тирәсе тора.

«Ләкин безнең ир-атларның баналь озын роза күтәреп кайтмыйча күңелләре булмый…. Ә мин, мәсәлән, 8 мартка умырзая, крокус яки гиацинтлар белән матур композиция яки кәрҗин бүләк итәргә тәкъдим итәр идем», — ди белгеч.

Валентина Сафронова әйтүенчә, чәчәк бирү кагыйдәләрен бөтенләй белмәүчеләргә чуар яки ал төстәге розалар сайларга була. Ал төсләр бөтен яшьтәге хатын-кызларга да туры килә. Ә менә җете кызыл чәчәкләрне бары тик сөйгән ярларга гына бүләк итәләр икән.

Чәчәк бәйләме озак сөендерсен өчен аларның яңа өзелгән булуы зарур, ди белгечләр. Лалә чәчкәләре очрагында, алар азрак яшькелт төстә булса әйбәт, чөнки чәчәк суга утырткач та үсүен дәвам итә һәм әкренләп ачыла. Розаның бөре астындагы яфраклары сабакка таба бөгелмичә, өскә карап торырга тиеш.

Чәчәкләр озак утырсын дисәгез, аларның төбен кайчы белән түгел, ә пычак яки махсус бакча кайчысы белән кисәргә кирәк. Шулай эшләгәндә чәчәкне су белән тәэмин итә торган капиллярларга зыян килми. Аларның төбен суда кисү исә һава тромблары барлыкка килүгә комачаулый.

Белгечләр әйтүенчә, чәчәкләр газлы минераль суда бик яхшы сакланалар. «Әлбәттә, биредә сүз, балсыз, гади минераль су хакында бара», — дип искәртә Валентина Сафронова.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100