Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 мартка лалә чәчәкләре сатучы Казан эшмәкәрен миллион сумга алдаганнар

Россиянең төрле төбәкләрендә эшләүче эшмәкәрләр барысы бергә илле миллион сум чамасы акча югалткан.

news_top_970_100
8 мартка лалә чәчәкләре сатучы Казан эшмәкәрен миллион сумга алдаганнар
Владимир Васильев

8 март бәйрәме алдыннан Казан эшмәкәре лалә чәчәкләре партиясенә заказ бирә. Тик чәчәк китерүче оешма аңа калдык-постыклар биреп алдамакчы була. Бу турыда Айрат С. «Татар-информ» агентлыгына үзе сөйләгән.

Люберцы шәһәрендә урнашкан компания төрле төбәкләрдә яшәүче эшмәкәрләргә начар чәчәкләр китерә. Барлык эшмәкәрләргә килгән гомуми зыян күләме илле миллион сумга якын.

«Без 540 мең данә чамасы лалә чәчәгенә заказ бирдек. Ләкин аның яртысын кабул итеп алмадык. Кабул ителгән чәчәкләрнең 15 проценты брак иде. Без Мәскәүгә бару, кунакханәдә номер алу өчен күп акча түктек, яхшы чәчәкләрне черекләреннән аралау өчен көн буе эшләдек», — ди Айрат.

Аның сүзләренчә, ел саен бу оешмадан бик күп чәчәк алалар. Халыкара хатын-кызлар көненә лалә чәчәге сатып бик зур табыш эшлиләр. Тик быел беренче тапкыр ситуация аяныч хәлдә булды, ди эшмәкәр.

«Без чәчәк белән инде күптән сәүдә итәбез, товар сыйфатын җентекләп күзәтеп торабыз, дәрәҗәне төшермәс өчен тырышабыз. Нәкъ менә шуңа күрә дә һәр чәчәк кабын тикшереп утырдык», — ди Айрат.

Әлеге вакыйга турында мәгълүматны сәүдә палатасына хәбәр иткәннәр. Айрат һәм аның кебек катлаулы хәлдә калган башка эшмәкәрләр чәчәк китерүче оешма белән судта очрашырга җыена. Адвокатлар эшли башлаган инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100