news_header_bot
Язманы тыңлагыз

8 мартка һава торышы һәм ай календаре

news_top
8 мартка һава торышы һәм ай календаре

8 мартта Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән кар явачак, урыны белән көчле кар, кайбер районнарда буран була, томан төшә. Көндез кар, җепшек кар явачак. Төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, төнлә урыны белән 15-18 метр, көндез 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез -2..+2˚ градус. Юлларда бозлавык, карт боткасы, урыны белән кар көрте салачак.

Үсүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Агач-куакларның ботакларын кисү, бүлмәдә үсә торган үсемлекләрнең сабак очларын өзү катгый тыела. Сугарырга һәм минераль ашламалар белән ашларга була. Кәбестә орлыкларын суда бүрттереп, рассадага чәчәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар