8 мартта Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә бераз кар явачак. Көндез кар ява, кайбер районнарда җиңелчә буран булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, аязганда -16˚, көндез -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Рассада утырту өчен уңышсыз вакыт. Парник-теплицаларны бакча сезонына әзерләргә була. Түтәл урыннарында кар тизрәк эресен һәм соңыннан туфрак җылынсын өчен көл сибәргә, кара пленка капларга мөмкин.