8 мартта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кар явачак. Иртән һәм көндез җепшек кар, кайбер районнарда кыска вакытлы буран була. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, иртән һәм көндез 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -8..-13˚, көндез -3..+2˚ градус. Юлларда бозлавык, кар боткасы.
Кимүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Сөенчек ясау өчен кара суган орлыгы чәчәргә була. Чәчәк, помидор һәм борыч рассадаларын аерым савытларга күчереп утыртырга була.