Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 Мартка бүләксез калган хатыны җәнҗал чыгаргач, ире һәлак булган

news_top_970_100
8 Мартка бүләксез калган хатыны җәнҗал чыгаргач, ире һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Мәскәүдә яшәүче ир-ат 7 катлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Ул сөйгәненә 8 Март бәйрәменә бүләк алмаган булган. Хатыны икенче бала көтә. Ул бүләк булмаган өчен җәнҗал чыгара. Бу турыда Shot «Телеграм» каналына сылтама белән kazanfirst.ru хәбәр итте.

35 яшьлек ир-атны йорт козырегында күрше хатын таба. Ул аңсыз була. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ир-атны табибларга тапшыра. Ләкин ул «ашыгыч ярдәм» машинасында үлә.

8 мартта көндез авырлы хатын аш бүлмәсендә ире белән талаша. Ул Халыкара хатын-кызлар көненә бүләк бирмәгән өчен тавыш чыгара. Ир-ат исә үләргә карар кыла. Хатын сүзләренчә, мәрхүм ир-ат белән ул 5 ел чамасы бергә яши, ир-атны эштән куган булганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100